tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел-йорт – 2024» төбәкара театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
«Идел-йорт – 2024» төбәкара театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

«Идел-йорт – 2024» төбәкара театр коллективлары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Бүген, 9 декабрь көнне, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Идел-йорт – 2024» XXIV төбәкара театр коллективлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Биредә Гран-прига ия булган спектакльгә тамаша да кылынды.

Башкортстан Республикасы Яңавыл районының «Хәят» татар халык театры быел Гран-прига лаек булды. Коллектив Әнгам Атнабаев әсәре буенча куелган «Ана хөкеме» спектаклен тәкъдим итте (режиссер – Хамзин Салават Сәлим улы).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров кунакларны сәламләде.

“Әлеге бәйге гомерлек булсын һәм татар халкын, мәдәниятен, дөньясын куандырып торсын”, – диде ул.

Данис Шакиров юбилейларын уздырган татар театрларына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлеге тантанада жюри әгъзалары «Идел-йорт – 2024» XXIV төбәкара театр коллективлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләде һәм киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар теләде.

«Идел-йорт» бәйгесе «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Әлеге бәйге татар театрының традицияләрен саклау һәм үстерү, шулай ук халыклар арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуда мөһим роль уйный.

1998 елдан бирле «Идел-йорт» бәйгесе Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән үзэшчән театр коллективларын бер мәйданга җыя. Бәйгенең төп максаты – үзэшчән театр сәнгатен үстерү, осталыкларын камилләштерү, шулай ук үзешчән артистлар һәм режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтүдән гыйбарәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*