ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының Гран-прига ия булган спектакле 21 декабрьдә Камал театры сәхнәсеннән күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәгенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Шамил Закиров исемендәге ХХ «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара конкурсының финалына 12 спектакль чыккан. Жюри әгъзалары халык театрлары спектакльләрен онлайн караганнар.
Финалга чыгучылар арасында Мөслим районының Иске Карамалы авылы, Актаныш районының Иске Сәфәр һәм Киров авыллары, Менделеевск районы Бизәкә авылы, Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы, Кама Тамагы районы Тенки авылы һәм башка халык театрлары бар.
Быел конкурсның жюри составын театр белгече Нияз Игъламов җитәкли. Жюри әгъзалары — Әзһәр Шакиров, Луара Шакирҗанова, Рауза Солтанова, Данил Салихов, Зөлфия Вәлиева, Эльмира Галимова.
Рузилә Мөхәммәтова