“Идел” 2021 елга бик ныклап әзерләнде: укучыларга кызыклы булган темаларга материаллар язылды, танылган шәхесләрдән интервью алынды, хәйран гына шигырьләр, хикәяләр язылды, Питерга сәяхәт кылынды…Кыскасы, киләсе елны яхшы хәбәрләр белән башлыйбыз!
Журналны басмага әзерләү үзе бер тарих ул. Һәркемнең үз сүзе, үз фикере бар. Бүген әнә шулар белән уртаклашырга булдык!
Гөлүсә Закирова, баш мөхәррир:

Берсенә дә тоттырмаган ул. Карт, чокырга барып төшкәч, бу кыздан: «Син кем буласың соң?» – дип сорарга җөрьәт иткән. «Мин – Дөнья, – дигән кыз. – Мине барысы да куып тотмак була, әле берсенең дә тотканы юк».
Пандемиянең дә үз кагыйдәләре. Кайберләребез кулларына кабат китап алды, әмма күбебез социаль челтәрләр айкый. Бәлки безнең кәгазь басмалар дәвере дә шулай мәңгелеккә китеп барадыр? Бу хакта да уйланабыз, фикерле, үз эш-гамәлләре өчен җавап бирә белгән яшьләребез өчен Ютуб-каналда да тапшырулар эшли башладык, башка социаль челтәрләрдә дә актив аралашабыз. Әмма төп мәйданыбыз – кәгазь басмада әдәби экспериментлар, каләм тибрәтүче яшьләр өчен ачык мәйдан булып калабыз. Яңа яртыеллыкта да «Идел»не сайлавыгыз өчен рәхмәт!!! Менә безнең редакция – берничә бөртек мөхәррир һәм чутсыз авторларыбыз – яза башлаган һәм шактый остарган каләм ияләре – сезгә кыызклы басма тәкъдим итәргә әзербез!
Яңа 2021 ел да гади генә булмаячак. Җанисәп вакытында сынатмыйча, татар исемен горур күтәрергә, Туган тел һәм халыклар бердәмлеге дип исемләнгән елны лаеклы үткәрергә иде. Ә «Идел» сезгә фикер ачыклыгы, рух ныклыгы һәм иҗатка дәрт өстәсен!!!
Рузия Сафиуллина, бүлек мөхәррире:

Бу интервьюдан соң, һәрвакыттагыча, үкенеч хисе калды: менә тагын әңгәмәдәшем белән фотога төшәргә онытканмын… Их, татар акылы төштән соң! Кызыклы кешеләрдән интервью алган яки мәкалә язган саен алар белән бергәләп «тарихка кереп калсам», нинди истәлек булыр иде бит. Менә хәзер үземне-үзем вәгазьләп утырам, ә киләсе санга интервью эшләр вакыт җиткәч, әңгәмәдәшнең шәхесе белән мавыгып китеп, тагын онытачакмын әле мин фото турында…
Санга тагын үзгә темаларга да берничә бит язарга планлаштырдым. Пандемия чорында әңгәмәдәшләремнең кайберләре очрашып сөйләшергә риза булды, кайберләре, эшләре тыгызлыгына сылтап, сөйләшүне гел кичектереп килде. Нәтиҗәдә, ул язмалар журнал саныннан төшеп калды. Шулай да була!
Журнал саны бер ай алдан эшләнә. 80 бит шулай аерым-аерым язмалардан, фотолардан туплана. Декабрьдә без гыйнвар санын әзерләдек. Декабрь – газета-журналларга язылуның иң кызган чагы ул, җәмәгать. Бу айда мәрхәмәт ияләре кәгазь басманы укырга яратучыларга бүләк ясарга омтыла. Республика картлар йортларында яшәүчеләрнең пандемия шартларында хәлләре бик мөшкел булганын аңлап, кайбер олы йөрәкле кешеләр аларны 2021 елның беренче яртыеллыгына «Идел» журналына яздырды. Шулай итеп, сугыш чоры балалары, ветераннар, инвалидлар Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, галим һәм язучы Ренат Беккин, фермер Илзирә Габидуллина бүләк иткән журналларны укыячак, Аллаһ боерса. Яшьләр журналын укып, күңелләре яшәреп китсен әле хөрмәтле өлкәннәребезнең!
Рәфидә Галимҗанова, сайт мөхәррире:

Әкияттәге кебек, «карга килер – казан асар, тургай килер – тоз салыр, ябалак килер – ялап калыр» дигәндәй, журнал да һәркемнең көче, хезмәте белән туа да инде. Мин исә «Идел»не социаль челтәр аша танытырга тырышам. Ул эшнең үз үзенчәлекләре бар: оперативлык, иҗадилык һәм эшкә мәхәббәт таләп итә. Ә «Идел»гә булган мәхәббәтем көннән-көн артып тора.
Мөршидә Кыямова, бүлек мөхәррире:

Узып киткән кәбисә елы шәхсән минем өчен дә гыйбрәтле, истәлекле вакыйгаларга бай булды. Мин бу елда янә журналистика өлкәсенә кайтып, “Идел” журналы редакциясендә эшли башладым. Ә Идел – минем өчен газиз сүзләрнең берсе. Шуңадырдармы, ни генә булса да, яшьләр басмасын күңелемә якын алдым.
Журналның адресаты – яшьләргә дә милли кыйммәтләрне, рухи байлыгыбызны, тарихи мирасыбызны сеңдерергә тырышабыз.
Үз эченә ике егемерне сыйдырган елда үземне мина куелган кырда йөргән кебек хис иттем. Кайчан, кайда шартлаячагын белмисең… Шуңа күрәдерме, теге йә бу эшне башларга, башлагач инде, тизрәк төгәлләргә дигән хис тынгылык бирмәде.
Әле онытып та торам икән: 2020 ел мине дәүәни итте. Яңа статуска ия булдым. Гаиләбездә, шөкер, шактый гына уңай, матур, яхшы үзгәрешләр булды. Бу яктан без кәбисә елына хәтта рәхмәтле дә.
Яңа елга барыбыз да яңа өметләр баглый. Нинди генә өлкәдә хезмәт куйсак та, тормыш безне нинди генә битлек кияргә мәҗбүр итсә дә, шул битлек астындагы йөзебезгә кызыллык китермәслек итеп яшәргә язсын иде!
Китаплы халык булуыбызны онытмыйк: почта әрҗәсенә ай саен яраткан басмагыз “Идел” килеп торсын. Яңа елда элемтәләребезне тагы да якыйнайтык, ныгытыйк, иң иҗади тәкъдимнәрегезне кабул итәргә без һәрвакыт әзер. Без барыбыз да:
Иң
Дәвалы, дәрманлы, дәвамлы
Елларга
Лаек!