tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр узачак
«Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр узачак

«Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр узачак

Быел «Иделем акчарлагы» бәйгесе 25 нче тапкыр узачак. Кыш та җылы килде, юбилей елы да… Һәм без эшләрне кабул итүне гадәттәгедән иртәрәк башларга булдык.

Бәйге 2 яшь категориясендә үткәрелә:
– 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр
– 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр

Бәйге номинацияләре:
▫поэзия;
▫проза;
▫драма.
Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.

Игътибар! «Проза» номинациясенә күләме 20 000, «Драма» номинациясенә 35 000 тамгадан артмаган әсәрләр кабул ителә.

Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне [email protected] электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр юллый аласыз.

Элемтә өчен контактлар: 8 (843) 528-28-22, [email protected].

Исегезгә төшереп үтәсебез килә. ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ – ул:

– әсәрләреңнең җыентыкта басылуы;
– танылган язучылар белән иҗади остаханәләр;
– каләмдәшләрең белән иҗади мәктәптә катнашу;
– кызыклы шәхесләр белән очрашулар, әңгәмәләр;
– онытылмас хис-кичерешләр;
– истәлекле бүләкләр

Иҗат җимешләрегезне көтеп калабыз!

Чыганак: Молодежный центр «Идель»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*