tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашасызмы?
«Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашасызмы?

«Иделем акчарлагы» бәйгесендә катнашасызмы?

«Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

Бәйге өч этаптан тора:
I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2020 елның апреленнән 30 сентябренә кадәр).
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр).
III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру (2020 ел ноябре).

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
– поэзия;
– проза;
– драматургия;
– балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр [email protected] электрон адресы буенча 2020 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Кыска күләмле әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт. Катнашучы, әсәрләре белән бергә, үзе турында кыскача мәгълүмат һәм заявка тутырып җибәрергә тиеш. Бәйгедә автор үзе иҗат иткән әсәр белән генә катнаша ала. Алдагы еллардагы Гран-при ияләре бәйгедә катнаша алмый. Бәйгедә бер үк әсәр белән икенче тапкыр катнашып булмый. Югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән әсәрләр бәйгедә каралмый.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны «Идел» яшьләр үзәгеннән алырга була ( 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис. Тел./факс: 231-81-54 Е-mail: [email protected] Рәсми сайт: www.mc-idel.ru)

Узган елны “Иделем акчарлагы” бәйгесенең ничек узганын әлеге сылтама аша белеп була.

Алсу Сәлахова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*