tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идрисова Кадрия Раес кызы Кыргыз милли университетының археология һәм этнография кафедрасы мөдире Бикбулатова Әнисә Риф кызы белән очрашты
Идрисова Кадрия Раес кызы Кыргыз милли университетының археология һәм этнография кафедрасы мөдире Бикбулатова Әнисә Риф кызы белән очрашты

Идрисова Кадрия Раес кызы Кыргыз милли университетының археология һәм этнография кафедрасы мөдире Бикбулатова Әнисә Риф кызы белән очрашты

Бүген, 10 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы тарих фәннәре докторы, Кыргыз милли университетының археология һәм этнография кафедрасы мөдире Бикбулатова Әнисә Риф кызы Бикбулатова Әнисә Риф кызы белән очрашты.

Әлеге утырышта “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире урынбасары Исхакова Ләйсән Фәүкать кызы, шулай ук әдәбият белеме, татар әдәбияты теориясе һәм тарихы, әдәбият укыту методикасы өлкәсендә танылган галим Заһидуллина Дания Фатыйх кызы да катнашты.

Очрашу барышында Бикбулатова Әнисә Риф кызы 2024 елның 7 декабрендә Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымның тууына 120 ел булачагын ассызыклап узды. Нәгыймә апаның кызы, ягъни Чыңгыз Айтматовның сеңлесе, Роза апа Айтматова тумышы белән Кукмара районының Мәчкәрә җирлегеннән булуын сөйләде. Очрашу вакытында галимә Роза Айтматованың Кукмара якларында “Бала тәрбияләүдә хатын-кызның роле” темасына чара уздырырга теләвен әйтте.

Әдәбият белеме галиме Заһидуллина Дания Фатыйх кызы бу сорау белән Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызына мөрәҗәгать иткән булган. Кадрия Раес кызы Кукмара районы башлыгы Димитриев Сергей Димитрий улы белән Мәчкәрә авылында һәм Кукмараның үзендә ике чара уздыру турында килешкәннәр.

Бүгенге очрашу кысаларында шулай ук 2025 елда планлаштырылган VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы турында фикер алышынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*