tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игенчеләрне рухландырып кайттылар
Игенчеләрне рухландырып кайттылар

Игенчеләрне рухландырып кайттылар

14 август көнне Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Рәвис кызы Гарипова Иске Абдул мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Асыльяр” халык фольклор коллективы һәм авыл үзешчәннәре белән берлектә “Сәйдәшев” исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында эшләүче игенчеләр өчен концерт куеп, кәефләрен күтәреп кайтты. Тыгыз урак өсте булса да, көндезге аш вакытында рәхәтләнеп ял итеп, күңелләрен милли моңнарыбыз белән тутырып, рухи азык алып утырдылар. Игенчеләребезгә мул уңышны түкми-чәчми җыеп алырга насыйп булсын!

Бөтендөнья татар конгрессының Тукай районы буенча бүлекчә җитәкчесе, “Гиндукуш” хәрби дан музее җитәкчесе  Резеда Рәвис кызы Гарипова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*