tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игенелга авылында Хөснулла Яркалов бюстына чәчәкләр салдылар
Игенелга авылында Хөснулла Яркалов бюстына чәчәкләр салдылар

Игенелга авылында Хөснулла Яркалов бюстына чәчәкләр салдылар

Бүген Башкортостан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Гафури районында булды. Игенелга авылында Дан орденының тулы кавалеры Хөснулла Яркалов бюстына чәчәкләр салу һәм митинг оештырылды. Вакыйгада катнашучылар хәрби сынаулар үткән һәм тарихта тирән  эз калдырган шәхескә карата  ихтирам белдерде.

– Без бик катлаулы заманда яшибез: безнең күп егетләребез бүген хәрби операциядә катнаша, һәлак булучылар да бар. Безнең хатын-кызлар маскировка челтәрләре эшлиләр, окоп шәмнәре ясыйлар, оекбашлар бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыялар һәм аларны безнең егетләргә җибәрәләр. Мәчеттә Корбан ашы үткәрәләр, аларның иминлеге өчен дога кылалар, – диде үзенең чыгышында Игенелга авыл советы рәисе.

Шулай ук делегация авыл мәдәният йортына да барды. Анда үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын карады. Васил Шәйхразиев хәбәр итүенчә, иҗади коллектив әгъзаларына халык сәхнә костюмнары тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*