ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Ихлас” мәчете 25 еллык юбилеен ифтар мәҗлесе белән билгеләп үтте
“Ихлас” мәчете 25 еллык юбилеен ифтар мәҗлесе белән билгеләп үтте

“Ихлас” мәчете 25 еллык юбилеен ифтар мәҗлесе белән билгеләп үтте

26 февраль көнне Уфа шәһәренең Киров районында урнашкан “Ихлас” мәчетенең 25 еллык хезмәтенә багышланган ифтар мәҗлесе узды. Чара мәчетнең юбилей датасына туры китереп оештырылды. Ул мәхәллә халкын, дин әһелләрен, иҗтимагый эшлеклеләрне берләштерде.

Кичә кунакларны каршы алу белән башланды. Программа кысаларында тантаналы һәм мәдәни өлеш, азан әйтү, ахшам намазы уку, күмәк авыз ачу каралган иде.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашып, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Ул “Ихлас” мәчетенең чирек гасыр дәвамында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга, милләтара татулыкны саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Шулай ук мәчетнең республика күләмендә татар зыялылары җыела торган үзәккә әверелүен әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Коръән Кәрим китаплары бүләк ителде.

Чара барышында кунаклар тарафыннан мәчетнең имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшинга һәм мәчеткә нигез салучы Мөхәммәт хәзрәт Галләмгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бүгенге көндә “Ихлас” мәчете Башкортстандагы мөселман җәмәгатьчелеге өчен рухи үзәкләрнең берсе булып тора.

Мәчет каршында оештырылган “Әлиф” иҗат киңлеге турында да аерым әйтелде. Әлеге мәйданчык мәчет янында беренче ислам бакчасын булдыру юнәлешендә актив эш алып бара. Бу проект Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мавлиев тарафыннан хуплау тапкан.

Шулай ук чарада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сагитов,  Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин да катнашты.

Моннан тыш, бәйрәм кичәсендә республиканың төрле өлкәләрендә эшләүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — фән, мәгариф, мәдәният, эшмәкәрлек, иҗтимагый оешмалар, матбугат һәм дин өлкәсендә хезмәт куючылар да бар иде. Бу исә “Ихлас” мәчетенең чыннан да татар зыялыларын һәм актив җәмәгатьчелекне җәлеп итү үзәге булуын тагын бер кабат раслады.

“Ихлас” мәчетенең 25 еллык юбилеена багышланган ифтар мәҗлесе җылы, ихлас һәм рухи күтәренкелек мохитендә узды. Чара җәмгыятьтә бердәмлекне ныгытуга, милли-мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән әһәмиятле вакыйга булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*