Яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади лабораториясе проектында катнашучы – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының икенче курс студенты Ихтыяр Кыямов язучылар белән очрашуларга йөрүнең файдасы турында фикерләре белән уртаклашты.
«Минем өчен, беренче чиратта, әлеге бәйге – ул белем, чимал һәм тәҗрибә туплау урыны, чөнки бик күп олпат әдипләр белән аралашабыз. Еш кына сәяхәтләргә чыгабыз, мин аларның берсен дә калдырмадым. Сәяхәткә барганда, гадәттә Ләбиб абый машинасына иң олпат язучы утыра. «Виплар» белән барганда, бик күп кызыклы тарихлар, фикерләр, вакыйгалар ишеттем. Әле әсәргә кереп утырмаса да, ул минем баш миемдә кайнап тора. 30, 40, 50 ел узгач, үзем дә олпат шәхес булып җитешкәч, шул фикерләр искә төшәр дә, берәр әсәргә керер дип өметләнеп йөрим», – диде Ихтыяр Кыямов.
Ул кимчелекләрне төзәтеп камилләшү ягыннан да әлеге проектның әһәмиятле булуын ассызыклады. «Элек «Яшь Ленинчы» газетасында, журналларда яшь язучыларның әсәрләренә карата җавап хаты белән кайтаваз килгән. Бүген газета-журналларга җибәрәсең дә, редакторлардан тәфсилләп аңлатылган кире фикер ишетеп булмый. Ә монда син язасың, кимчелекләрне белеп аласың, шуларны бетерергә тырышасың, шуңа язучылар өчен бик кирәкле проект. Минемчә, бу проект яшь язучылар өчен генә түгел, өлкән язучылар өчен дә кызыктыр. Равил абый миннән дә кызык сүзләр ишеткәндер, олпат язучылар да яшьләрнең нәрсә уйлаганын белә дигән сүз», – дип саный Ихтыяр.
Ул 20нче гасыр башында, Советлар Союзы оешканда, бер төркем татар язучыларының Максим Горький тәкъдиме белән сәяхәткә чыкканнарын искә алды. «Советлар союзының көньягында яши торган халыкларның тормышларын өйрәнгәннәр. Бу эзсез узмый. Шундый сәяхәтләр бик мөһим. Яшь язучы өчен мохит бик кирәкле әйбер. Фикердәшләреңне, остазларны тапкач, бу инде сине үстерәчәк», – дип саный Ихтыяр Кыямов.
Проектның җитәкчесе, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да сәяхәтләрдән рухланып кайткан яшьләр булуын әйтте. «Кешенең иҗади үсеше өчен мохит, даирә кирәк. Аралашулар һәр кешене үстерә. Безгә дә кызык аларның сорауларына җаваплар эзләгәндә. Быел уку-укытуга бәйле өстәмә эшләр күп булачак. Редакцияләребезгә кадрлар да әзерлибез дип әйтергә була», – дип өстәде Рөстәм Галиуллин.
Чыганак: tatar-inform.tatar