tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтенросссия “Хәбәр” бәйгесенә килгән эшләрне тикшерделәр
II Бөтенросссия “Хәбәр” бәйгесенә килгән эшләрне тикшерделәр

II Бөтенросссия “Хәбәр” бәйгесенә килгән эшләрне тикшерделәр

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле гәҗитләр, эфирга чыгучы теле- һәм радиотапшырулар редакцияләре һәм журналистлары арасында II Бөтенросссия “Хәбәр” бәйгесен игълан иткән иде.

Бүген, 8 октябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Хәбәр” Бөтенросссия журналистлар бәйгесенә килгән эшләрне тикшерү буенча утырыш булды.

Жюри әгъзалары арасында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы, Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Булат Хәким улы, “Дөнья” студиясе баш мөхәррире Шәйхетдинова Энҗе Ади кызы һәм шулай ук “Татмедиа” республика агентлыгының эшләр идарәсе башлыгы Сәлахетдинов Данис бар иде.

Җыелыш башында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы жюри әгъзаларын сәламләде. Ул илнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар тормышын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән бик күп эшләр килүен әйтеп китте.

Быел II Бөтенросссия “Хәбәр” бәйгесенә Марий Эл, Удмуртия республикалары, Төмән, Киров, Омск өлкәләре һәм Россиянең башка регионнарыннан 30дан артык эш килгән иде.

Бәйгенең бүләкләү тантанасы 11 октябрь көнне “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы бинасында узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*