15 май иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына III татар хатын-кызлары форумы делегатлары җыелып теркәлә башлады.
Әлбәттә, игътибарны башта таныш йөзләр җәлеп итә: журналист, татар календарьләрен нәшер итүче Фәния Хуҗиәхмәт, танылган җырчыбыз Венера Ганиева, шагыйрә Гөлнур Айзат, Төркияә яшәүче татар тормышы өлгесе булып торган Гөлтән Ураллы, Новосибирскидан җырчы һәм рәссам Людмила Гиндулина, “Мәдәни җомга” газеты журналисты Сөембикә Кашапова, Австралиядәге татар җәмгыятенең актив әгъзасы Сафия Валифф һәм башкалар, һәм башкалар. Һәркайсы күтәренке кәеф белән, күрешәләр, бер-берсен күрешү бәйрәме белән төбрик итәләр.
Теркәлүгә килгән берничә ханым белән сөйләшеп тә алдым.
Казанлы Ләвия Бакиева инде биш еллап Канадада яши. Мирсылу Арсланова җитәкләгән татар җәмгыяте эшендә актив катнашам, мондый татар хатын-кызларын бергә җыйган форумда беренче мәртәбә генә катнашсам да, аларны бик тә кирәкле дип саный.
Флүрә Моратова белән мартта узган татар авыллары эшмәкәрләре җыенында танышып алган идек. Ул гаиләсе белән инде 3 ел Кытайдан әби-бабалары туган туфрагы булган Татарстандагы Мамадыш районының Дусай авылына кайтып төпләнеп яшиләр. Авыл халкы да безне яхшы кендөнаршы алды, район башлыгы да хәлебезне белешеп тора дип канәгать булуын белдерде. Татар хатын-кызларын бөтен дөньядан җыеп, таныштырып алуны бик зур эш дип атады, татар конгрессына рәхмәтен белдерде.
Икенче бер сөйкемле делегатыбыз – Әстерханнан Фирүзә Шәрәфетдинова. Бездә эшнең иң кызу чагы, берсекөнгә – 17 майда Сабантуебыз үтә, шуңа да карамастан бу форумда катнашуны бик кирәкле дип саныйбыз ди ул. “Татар конгрессы искиткеч җаваплы һәм файдалы эш башкара. Гомумән алганда, Әнвәр Алмаев җитәкләгән “Дуслык” исемле җәмгыятебез ныклап эшләп килә, төрледән-төрле чаралар үткәреп торабыз. Шул ук Сабантуй буласы көннең кичендә “Татар кызы” бәйгесе үтәчәк. Беренче мәртәбә төрле һөнәрләрдәге: спортчы, укытучы һ.б. 10 иң яхшы татар хатын-кызын сайладык. Әле күптән түгел 12-15 яшьтәге балалар өчен татар лидерлары мәктәбен оештырдык. Үзем дә, бездәге “Идел” газетасын җитәкләүче кызым Динара Мәҗитова – бөтенебез бергә татар эшләрендә кайныйбыз”, – ди Фирүзә ханым.
Нурисә Габдуллина – Татарстаннан, Түбән Кама шәһәреннән. Татар иҗтимагый хәрәкәтендә күп еллар катнаша. “Без 1997-98 елларда Лира Галимовна Ямалиева белән “Ак калфак” хәрәкәтен башлап җибәргән идек инде. Аннан соң ул сүнеп торды, Менә былтыр яңадан терелтеп эшне башладык”, диде ул. Аның фикеренчә, форумда балаларга милли тәрбия бирү, ана телебезне өйрәтү проблемалары каралыр, бигрәк Татарстаннан чит төбәкләрдә бу ничек чишелә икән, шуны беләсем килә, ди Нурисә ханым.
Сургут шәһәреннән килгән Нурия Җиһаншина – җитез хәрәкәтле, ачык һәм мөлаем ханым. Кырыч Себер шартларында да дөртләтеп татар тормышын җанландырып тора ул. 30 елдан артык “Сандугач” исемле ансамбле белән татар рухын ялкынландырып яши. Нурия ханым татар хатын-кызлары җыеннары бик вакытлы уздырыла башлады, эшләр уңышлы барырга тиеш дип саный.
Бүген төштән соң делегатлар Арчага һәм Кырлайга бара, кич белән Тинчурин театрында спектакль карый. Иртәгә – форумның пленар утырышы.
Әлфия Юнысова-Миңнуллина