tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике чара берләште
Ике чара берләште

Ике чара берләште

Быел милли бәйрәмебезне – Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Сабан туен йола буенча кырларда сабан ашын чәчкәннән соң түгел, август башында уздырдылар. Новотроицк авыл хакимияте көне белән Сабантуйны берләштерделәр. Соңаруның сәбәбе – 1986 елда төзелгән стадионга алдагы айларда капиталь ремонт ясау булды. Ниһаять, заманча яңартылган стадион үзенең ишеген ачты. Соңгы елларда Сабантуй мәдәният йорты мәйданында узды.

Киндерле урамнары машиналар белән тулды. Якташлар районның күп кенә авылларыннан килделәр. Стадионның бер очында сәүдә ноктасы гөрләде, икенчесендә уеннар, конкурслар, ярышлар оештырылды, көрәш барды, кырда футбол уйнадылар, атларда йөрделәр, уртадагы сәхнәдә концерт куйдылар һәм башкасы.

Бәйрәмне көчле тавышы белән кызыклы итеп Түбән Тәүде авылының «Сибирь» мәдәният үзәге хезмәткәре, «Зөбәрҗәт» халык ансамбле җитәкчесе Эльвира Голубева алып барды.

Түрдәге урыннарны хөрмәтле кунакларга – озак еллар Түбән Тәүде районын җитәкләгән аксакал Зөфәр Әхтәриевка, Бөтенроссия конгрессының Төмән өлкәсе бүлеге вәкиле Ринат Насыйровка бирделәр. Бәйрәм флагын Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева күтәрде. Мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов чарага фатиха бирде.

Сәхнәгә Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Сергей Борисевич күтәрелде.

-Түбән Тәүде районында дус-тату милләт яши. Алар спорт, мәдәният, физкультураны берләштереп бәйрәмнәр үткәрәләр. Бүген гади булмаган вакытта яшибез, безнең егетләребез махсус хәрби операциядә катнашалар.

Без менә аларның ярдәме аша мондый бәйрәмнәр үткәрә алабыз. Егетләребез җирдә тынычлык булсын өчен көрәшә. Гаиләләренә җиңү яулап кайтсыннар өчен без дә кырыйда калмыйбыз, аларга булышабыз, без җиңәчәкбез! – дип сөйләде җитәкче.

Сәхнәгә Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров күтәрелде.

-Мондый күркәм бәйрәм оештыруда ярдәм күрсәткән спонсорларга зур рәхмәт. Без менә заманча төзекләндерелгән стадионда булдык. Барчагызны да шушы куанычлы вакыйга белән котлыйм, – дип сөйләде Олег Халәф улы.

Ул Новотроицк авыл хакимиятенең үсүенә зур өлеш кертүчеләргә, алдынгы хезмәткәрләргә, иҗтимагый эшләрдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Түбән Тәүденең «Зөбәрҗәт», Фәния Краморова җитәкчелегендәге «Киндерле кичләре», Канаш чуваш ансамбльләре, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге артистлары һәм башкалар шәп концерт куйдылар.

Новотроицк хакимияте көнен, Сабантуйны уздыруда зур көч куйган Олег Ахмеровка, хакимият хезмәткәрләренә, Эльвира Голубевага һәм ансамбле артистларына, Киндерле китапханәсе китпаханәчесе Рәмзия Коноваленковага, «Киндерле кичләре» ансамбле артистларына, мәдәният йорты хезмәткәрләре – Даниил Константинга, Зөлфия Колмәмәтовага авылдашлары зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Сабантуй батыры 18 яшькәчә категориядә Вилдан Әхтәриев булды. Аңа бәрән бүләк иттеләр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА
Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*