tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике динле гаилә төзү дә сабак бирә
Ике динле гаилә төзү дә сабак бирә

Ике динле гаилә төзү дә сабак бирә

Яңа ел алдыннан һәм гыйнварның беренче көннәрендә милли матбугатта, интернетта татарларга  һәм Татарстанга бәйле  нинди темалар игътибар үзәгендә булды?

Күңелләр болай да яралы

Бу көннәрдә матбугатта, интернет челтәрендә Яңа ел белән котлаулар, раштуа йоласын бәйрәм итү генә мавыкканнар  дип уйласагыз, ялгышасыз. Татарстан һәм татар  мәгълүмат мохите  2022 нче елны каршылаганда каршылыклы  хәлләргә дә дучар булды. Май аенда Казанның 175 ндә гимназия фаҗигасын кичерү, җанисәпкә әзерләнгәндә кайбер төбәкләрдә  милләттәшләрнең саны белән уйнарга җыену омтылышлары, бай ширкәтләрнең банкротка чыгуы яки сатылуы  күңелгә юшкын булып утырган иде. Федерализмне яклау, президент атамасын саклау өчен борчылулар да күңелне җәрәхәтләде. Менә шул мәлдә Актанышта хач кисү гаугасы килеп чыкты.

Онытырга теләсәк тә,  “компромат” күз алдында

Актаныштагы  РТС зиратында мөселманнар күмелгән каберләр  тирәсендә куелган тәрене  ниндидер  хулиганнарның кисеп ташлавы, шуннан соң килеп чыккан җәнҗал күңелләрне күтәрмәде әлбәттә. Бу вакыйга турында рус милләтеннән булган ирен татар зиратында күмдергән Римма Смирнованың сеңлесе блогер Ирина Грегоржевская социаль челтәрләрдә зурдан кубып усал мөрәҗәгатьләр чыгарды.

Шуннан соң  купты  тавыш.  “Коммерсант” газетында, gazeta.ru һәм башка интернет басмаларда, рус милләтчеләренең “Царьград” каналында шаккатыргыч итеп яздылар. Имеш Татарстанда исламчылар котырган, радикал татарлар православ  динен кыерсыта,  толерантлык җитми,  диләр. Мондый ямьсезлекләр килеп чыккач, республика җитәкчелеге  әлеге вәзгыятькә  бәя биреп, кискен белдерү ясады. Актаныш районы башлыгына  тәнкыйть эләкте. Татарстан мөфтие, православ руханилар башлыгы  да үз сүзләрен әйттеләр. Кабер өстендәге хачка  тиярга ярамый, бу – вандаллык! Бездә андый ахмаклыкка юл куелмаска тиеш, диелде. Җавапка тарттырылган район башлыгы урынбасары эшеннән китте.

Дөресен әйтик: Татарстанда ниндидер ислам радикализмына, башка дин вәкилләренә каршы гамәлләргә элек тә юл куелмады, хәзер дә юк, киләчәктә дә булмас дип өметләнәбез. Шуның белән шул. Онытырга кирәк бу күңелсез хәлне. Һәм мәгълүмат мохите бу теманы “оныта” башлады. Ләкин…

Интернетта чыкккан, дөньяга таралган  хәбәрләр дә, тикшерелмәгән фактлар да һаман челтәрдә яши. Хәзерге чорда басылып чыккан мәкалә-тамашаларны чүплеккә ташлап та, яндырып та булмый. Бары аларны  челтәргә куючылар үзләре аннан алып атырга булдыра. Ләкин Актаныш кыйссасы турындагы “копроматлар” һаман интернетта эленеп тора. Интернет эзләгечендә  “Татарстан”, “Актаныш”, “Хач”, “Тәре” сүзләрен кую бу ямьсезлекләрне китереп чыгара. Димәк чын дөреслекне язарга, хаталарны төзәтергә мөмкин дә, кирәк тә.

Инде нишләргә, нинди йомгак ясарга?

Интернеттагы форумнарга шундый комментарий язалар: киселгән хач урынына яңасын бастырып кую гына проблеманы хәл итми. Дөрес бу. Чөнки тәрене  кисү генә түгел, мөселман каберләре арасына кую үзе дә хата бит. Бәхәсле вәзгыяттә килешмәгән  сүзләр әйткән өчен район  башлыгы урынбасарын эшеннән озату да мәсьәләгә тулы ачыклык кертми. Бу хәлнең ничек килеп чыгуының сәбәпләре нинди?  Киләчәктә мондый эшләр кабатламасын өчен нинди сабак алырга кирәк? Бу сәхифә  менә шул максаттан  чыгып языла.

Мәхлүмат мохитендәге тискәре хәлләрне куерту, гайбәт тарату турында сүз бармый. Шуңа күрә  хач  маҗарасы турында интернетта чыккан барлык язмаларны атап тору кирәкмәс. Мондый гамәл Татарстанга карата мәгълүмат һөҗүменә ярдәм итү, явыз ниятле провокаторларга  реклама ясау булыр иде.  Татарстанның популяр мәгълүмат чараларында  бу җәнҗалның ничек килеп чыгуы, ничек итеп рәсми сәясәтчеләрне  борчуга салу турында әйтелгән.

Үзебез теләмәсәк тә, андыйларның  барлыгын яшереп булмый.  Россиянең билгеле шәхесләре,  хокук һәм дин белгечләре Татарстан турында ни уйларга белмиләр. Кайберәүләр сораулар куя, дәгъвә белдерә башлаганнар.  Татарстанда русларны чынлап та кыерсыталармы әллә?  Инде нишләргә мондый хәлдә? Авызны йомып, күз-колакны каплап торып булмый бит!

“Особое мнение” – аерым фикер

 Журналистикада иң популяр формат -“Аерым фикер” – “Особое мнение”. Ул хакыйкатьнең иң югары сорты дигән сүз түгел. Бер шәхеснең, тәҗрибәле экспертның шәхси фикере булырга мөмкин. Ул бүген танылмаса, соңыннан, хәлләр ачыклангач  аның дөрес яки ялгыш булуы күренергә мөмкин.

Мәскәүдә чыккан басмаларда, телеканалларда Актаныш маҗарасын яктырту белән берничек ризалашып булмый. “Татарстанда русларга урын юк. Хәтта зияратта да” дигән баш астындагы мәкалә белән берничек тә килешә алмыйм. Нинди генә атаклы басмаларда шулай дип язсалар да, мин каршы чыгам һәм дәлилләремне әйтәм. Актанышлар ни өчен үз хакыйкате өчен көрәшмәгәннәр, аңламыйм.

Актаныштагы хач гаугасы анда русларны, православ дине вәкилләрен кыерсыту сәбәпле килеп чыкмаган бит. Сәбәп башка – зыяратта кабер казыту урынын күрсәткән белгеч  И.Хөсәенов ялгышкан, ул В.Смирновны православ  дине вәкилләрен күмә торган махсус урынга  түгел, юл буена, мөселманнар каберләре тирәсендә күмдергән. Күрәсең ул бу кабергә гадәти һәйкәл куярлар, күмелүченең исеме язылган “табличка” эленер дип фараз иткәндер. Кабергә хач куярлар дип ул вакытта уйламаган ул. Ләкин Ставропольдән 2-3ел элек күчеп килгән, вафатына кадәр Чаллыда яшәгән Виктор Смирнов 2019 нчы елда Актанышта туып үскән Римма ханымга өйләнгәндә никах укытса да, хәзер аның мөселман диненә күчүе расланмый. Аны озатканда  православча рухание аңа гыйбәдәт кылган. Ставропольдән килгән туганнары да үз горефләренең үтәлүен теләгәннәрдер.

Өйләнешеп ике генә ел торып өлгерсәләр дә,  Римма Смирнова ирен үз кардәшләре тирәсендә Актанышта күмдерергә булган. Әти-әниләре Актаныштагы  саф мөселман зиратында күмелгән булгач, Римма ханымга Викторны икенче урынга, РТС тагы “гомуми” зиратка куйдырырга ризалашырга туры килгән. Ләкин күрәсең анда  православлар күмелә торган якка кую мөмкинлеге онытылган. Кем белгән аның  хач куйдыру мәсьәләсе килеп чыгасын? Гамьсезлек, төптән уйлап бетермәү тудырган бу хәлне.

Мәшәкать-чыгымнарны арттырмау факторы да бар. Кайбер экспертлар фикеренчә, Чаллы зиаратына күмү шактый кыйммәткәрәк төшкәнне исәпкә алсаң, матур җиргә авыл зиратына кайтарып күмү варианты җайлырак булып чыга. Ләкин хәзер авылда күмү вариантын аңлатуда бу версиянең генә хаклыгын  раслап булмый.

Кыскасы, бу очракта ислам радикаллеге, толерантных, башка динне кысрыклау “не причем” дип саныйм. Чөнки Актанышта руслар, православлар бик сирәк очрый һәм аларны рәнҗетү фактлары бөтенләй мәгълүм түгел. Актанышта хач кисү гомердә булмаган гаугалы факт! Татарның тарихи хәтерендә Иван Грозный, Петр I, Анна Иоановна, Елизавета Петровна заманнарында көчләп чукындыру, чукынмаганнарны җәзалау, җирдән, иректән мәхрүм итү, чукынганнарга җир бирү, армиядә хезмәт итүдән, төрмәдән азат итү фактлары саклана.

Бу турында мәктәп дәреслекләреннән дә укып була. Тарихны өйрәнмәгән очракта да, татар һәм мөселман кешесе  “тәре”, “чукыну” дигән төшенчәләрнең мәгънәсен һәм төсмерен яхшы аңлый. Руслар да үзләренең динен символларын мөселман билгеләре белән  бутамый. Бер дә мәчеткә икона, яисә чиркәүгә коръән сүрәсен куймыйлар. Үз кардәшләренең кабере янында хач куелуга битараф калган мөселманны күз алдына китереп булмый. Ләкин барыбер ул тәре киселмәскә тиеш. Аны алу яисә зираттагы урынны алыштыру вафат булган кешенең кардәшләре хөкемендә.  Риза булмаган башка кешеләр хакимияткә, прокуратурага гариза язырга, үз фикерен әйтергә  тиеш.

Мөселман зиратында, кемнәрнеңдер мөселман әти-әнисе кабере янында хач куелганын күреп, шаккаткан, пычкы күтәреп килгән хулиганның вандаллыгын гафу итеп булмый. Аны табып җавапка тарттырыру дөрес булыр иде. Әгәр ул провокацион максат белән, халыкларны талаштырыр өчен вандаллык кылса, җәза тагы да катырак булырга тиеш.

Ә бит андый провокацияләрнең элегрәк тә  булганы бар. 3-4 ел элек Казандагы мөселман зиратындагы ЙӨЗЛӘРЧӘ кабер ташын аударып, җимереп ташлау факты буенча татарлар милләтара гауга чыгармады. Провокаторлар табылса да, киң җәмәгатьчелеккә тавыш таратылмады.  2012 елда Яшел Үзән районының Бәчек авылында 93 каберлек мәсхәрәләнгән иде. Ул чакта да татарлар провокациягә бирешмәде. Бары тик хәзер генә Актанышта ике миләттәшебез –  В.Смирновның тол хатыны Римма һәм балдызы Ирина (үзләре татар хатыннары!) шаккатыргыч гауга күтәрде. Гыйбрәт алырлык хәл бу!

Актаныш җитәкчеләрен катлаулы хәлгә вакытында төгәл  бәя бирмәгән, кешеләргә дәлилле итеп аңлатмаган өчен тәнкыйтьләргә була. Һәм алар моның өчен кирәген алган да! Республика җитәкчесе аларны  кирәкмәгән тавыш чыгаруга  юл куйган өчен “өшкергән”.

Ләкин кайда монда радикаллек, кайда толерантлык җитмәү?  Сабырлык, милли ихтирам Татарстанда,  татар халкында җитәрлек бит! Космонавт һәм депутат Валентина Терешковага Татарстанда  хачлар, тәре йөрешләре, чиркәүләр  өчен борчылмаска да була.

Рәхим итегез: Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенье чиркәве Казан Кирмәнендә  бик күркәм хәлдә  бергә торалар. Казан Кирмәне тирәсендә борынгы чиркәүләр саны дистәдән артык. Зур Кызыл урамы башында Казан изге Анакай иконасы Соборы могҗизави сыйфатта тергезелде. Аның ачылышына Валенина Матвиенко,  патриарх Кирил  килделәр. Зөя утравындагы тыюлыкка туристлар, православ дин тотучылар  агыла.  Казан шәһәре Россия христианнарның “хаҗ” маршрутына керә. Яңа төзелгән бистәләрдә, районнарда чиркәүләр төзелде, искеләре тергезелә. Рәхим итеп килсеннәр дә карасыннар мөхтәрәм затлар!

Татарстандагы кебек  сабырлык, милләтара тату мөнәсәбәтләр тагы кайда бар икән? Шуңа карамастан Актанышта туып-үскән  апалы-сеңелле ике татар хатыны ир кеше каберенә хач куйдыру тирәсендә  бөтен дөньяга гауга чыгарды түгелме?  Бу хәл  бик матур итеп яшәп яткан катнаш гаиләләргә шикләнеп карарга мәҗбүр итмәсме?

Мондый хәлләр кабатланмасын өчен нишләргә?

Хәзер бу турыда сүз куертып тормаска да була. Чөнки бүгенге Татарстан, татарлар үткән юл Россиядә яшәешнең гыйбрәтле үрнәге булып торалар. Ләкин РФ төбәкләрендә татарлар, мөселманнар һәркайда башка милләтләр, диннәр арасында, алар мохитендә яшиләр. Татарстанның үзендә, Идел-Урал төбәгендә дә  татарлар катнашлыгында милләтара гаиләләр күпләп төзелә, уртак социаль-мәдәни проектлар башкарыла. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитеты, гомумтатар милли берләшмәләре, конгресска керүче иҗтимагый оешмалар, төрле мәдәни проектларда катнашучылар диннәр һәм милли үзенчәлекләрне килештерү  өчен җаваплы. Аларга ниләр эшләргә соң?

  1. Бала туып, аңа исем кушудан башлап, кешене соңгы юлга озату йолаларына кадәр татар гореф-гадәтләрен, дини йолаларны белү, аларны үтәргә өйрәтү, башка дин, милләт вәкилләренә, гаилә коручы яңа кардәшләргә аңлатырга кирәк. Моның өчен дәүләт чиновниклары,  муниципаль хакимият вәкилләре, мәдәният, мәгариф  эшлеклеләре махсус әзерлек үтәргә, гыйлем-фәһем арттырырга тиеш. Катнаш гаиләдә милли тигезлек, ихтирам булсын өчен тарихны, гореф гадәтләрне, хокукый нормаларны аңлату өчен  җәмәгатьчелек һәм рәсми даирәләр хезмәттәшлеген көйләргә кирәк.
  2. Актаныш зиратында һәм башка авыл каберлекләрендә мөселман һәм башка дин вәкилләрен күмү өчен аерым зона чикләрен билгеләп, күрсәткечләр куярга, зират картасында һәр күмелүчеленең исем-фамилиясен, милләтен, динен күрсәткән махсус журнал, мәгълүмат базасы булдырырга, аның яхшы саклана торган дубликатын, электрон версиясен  гамәлгә куярга кирәк. Кемнәрнең кайда күмелгәнлеген, кабергә куелган символларның эчтәлеген күрсәтүче электрон журнал булырга тиеш. Моның өчен район, шәһәр хакимиятенең коммуналь хуҗалыгы һәм милли-дини оешмалар, мәдәният үзәкләре катнашлыгында  мәгълүмат базасы булдыру, махсус компьютер программмалары табып, барлык каберләр, күмелүчеләрнең туганнары турында мәгълүматләр теркәлеп барырга тиеш. Бу юнәлештәге эшләрне көйләү өчен махсус проектлар төзү, грантлар алу әлеге эшнең стандартларын булдырырга ярдәм итәчәк.
  3. Актаныш зиаратында каршылыклы хәл В.Смирновның Чаллыдагы күршесе каберлек  хезмәткәре И.Хөсәенов белән  кабер казыту турында телефон аша сөйләшеп кенә хәл итү сәбәпле килеп чыккан. Анда күмелүченең православ дине вәкиле булуы, нинди зонада күмелүе рәсми рәвештә килештерелмәгән, кабер өстенә куелачак дини символлар алдан билгеләнмәгән. Бу мәсьәләләр кабер казыганчы ук рәсми рәвештә ачыкланса, күмү урыны һәм тәртибе, дини тамгалар кую мәсьәләләре бәхәс уятмаган булыр иде. Шуңа күрә бу гамәлләрне канун һәм нормативлар нигезендә башкару киләчәктә диннәр арасында каршылык тудырмаска ярдәм итәчәк
  4. Кешене соңгы юлга озату мәсьәләләрен хәл иткәндә 1995 елның 8 декбрендә РФ Дәүләт Думасында кабул ителгән “Җирләү һәм күмү эшләре турында” Федераль канун, җирле хакимиятнең  норматив документлар нигезендә дини йолаларны башкару тәртипләрен билгеләү максатка ярашлы. Кемнең кайда күмелүен вафат булган кешенең милләтенә, диненә карап, күмү урынын билгеләү өчен кирәкле документларны коммуналь хуҗалык, зират хезмәткәрләренә, дини оешмалар вәкилләренә аңлатырга, консультация  һәм инструктажлар үткәрергә, җәмәгатьчелек өчен сораулар һәм җаваплар чараларын оештырырга, матбугатта яктыртырга кирәк. Хач һәм тәре белән ай-йолдыз тамгасы, Корьән сүрәләре  бер вакытта да каршылык, дошманлык образын тудыру максатында кулланылмаска тиеш.
  5. Актанышта килеп чыккан вакыйга һәм башка шуңа ошаш хәлләр турында дөрес бәя бирү, провокацион мәгълүмат һөҗүмнәрен булдырмау чаралары милли җәмәгатьчелекнең эшчәнлегенә дә бәйле. Татар конгрессы Башкарма комитетында, төбәкләрдәге милли оешмаларда милләттәшләрне соңгы юлга озату, аларның истәлеген мәңгеләштерү, кабер өстендәге һәйкәлләр турында  мәгълүмат базасы төзү эшләрен оештыру  буенча комиссия яки эшче төркем булдырырга кирәк. Бу эшнең актуаллеген атаклы татар әдипләренең туган ягындагы каберлекләрнең хәлен өйрәнү күрсәтеп тора. Мәсәлән, Мордовиянең Торбеево районындагы Сыркыды авылында  миграция нәтиҗәсендә  татарларның  кими баруы, анда яшәүчеләрнең милли составы үзгәрү бөек шагыйрь Һади Такташ иҗатын өйрәнүгә, аның истәлеген саклауга зыян китерергә мөмкин. Моңа юл куймас өчен мәдәниятыбыз классикларының, милли каһарманнарыбызның  туган ягы, кардәшләренең истәлеге, милли горефләре турында хак мәгълүмат туплау  һәм тарату чараларын күрергә кирәк.
  6. Соңгы сабак иң хикмәтлесе. Катнаш гаилә – мәхәббәт белән бәйле. Кайчак анда проблемалар да килеп чыгарга мөмкин. бигрәк тә олыгайгач. Ярату  хисе милли сиземләүдән  көчлерәк икән, димәк ир белән хатын үзләренең һәр ике яктагы кардәшләрен, милләтләрен, дини гореф-гадәтләрен белергә һәм белдерергә, катнаш гаиләдә туачак ике милләтле балаларына аңлатырга тиеш. Нинди җырлар җырларга, нинди мәчет-чиркәүгә йөрергә, гореф-гадәтдәрне ничек үтәргә, соңгы юлга ничек озатып, кабергә нинди тамга куярга – боларны уйлап алдан, исән чакта хәл итеп куярга беркем дә комачауламый.

Римзил Вәлиев,
журналист, җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*