Минем хыялымда аерым шәп шигырьләр турында аларның авторлары белән сөйләшүләрне җыйган канал яши.
Бу хыялга иң элек журнал битләрендә тормышка ашу насыйп булды. Бу минем яңа колонкам, ә исеме – ике меңнәр – аның 2000 нче еллар тирәсендә туган авторлар иҗатына багышланган булуыннан. Беренче язма бераз мөгез чыгара: шигырьләр аша без шигырьләр белән түгел, бераз аларның авторы белән танышабыз. Ул шигырьләрнең авторы, алдагы биттә һәм Чиләбедә яшәгән Артур Мөхәммәди белән җанлы язышуыбыз бу.
БАЛТ ДИҢГЕЗЕ
– Сәлам, Артур. бүген җайлымы язышырга? Мин синең 3 шигырең турында аерым-аерым сөйләшергә телим.
– Хәерле көн! Әйе, бүген җайлы.
– Беренче «Балт диңгезе» турында сөйләшәсе килә. Син аны кайчан яздың? Хәзер аны укыганда нинди халәт уяна?
– «Балт диңгезе» дигән шигырьне Петербургга сәфәремнән соң яздым. Анда якын дуслар белән Кронштадт утравындагы Форт-шанцта Финн култыгына сокланып утырдык. Бу шигырь – теге мизгелләр турында хатирәм.
– Ләкин синең анда – берүземлек, ялгызлык хисе. Ул шигырьдәге ялгызлык һәм гомумән үзеңнең ялгызлыкка карашың турында сөйлә әле?
– Үземне ялгыз кеше дип санамыйм. Монда ул күбрәк, русча әйткәндә, «уединение, желание на время остаться в приватном пространстве».
– Син бик кыска җавап бирәсең. Бу синең озын язарга теләмәүме? Яки син үзең аз сүзлеме?
– Дөресен әйткәндә, тагын нәрсә әйтеп булуын белмим.
– Ялгызлык турында бик еш уйланмыйсың димәк?
– Бәлки. Аз сүзлегемне дә инкяр итмим.
– Ә нинди экзистенциаль мәсьәләләр сиңа кызык? Синең өчен табышмак?
– Шагыйрь буларак, экзистенциаль мәсьәләләр турында уйламаска хакым юк, әлбәттә. Соңгы вакытта, миңа кешенең азатлыгы, аның башкалар алдында җаваплылыгы, индустриаль шәһәрдә тормышы, дин белән мөнәсәбәтләре кызыксындыра.
– Һәрберсе турында беләсе килә…
Җаваплылыкка тотыныйм әле. Ни өчен, бәлки, нинди вакыйгадан соң, син моның турында уйландың?
Кешенең башкалар алдында нинди җаваплылыгы бар?
– Беренче чиратта киләсе буыннар алдында җаваплык. Иң баштан, мине бу турыда телне, милли үзаңны саклау мәсьәләсе уйландырды. Моннан тыш, бүгенге сәяси хәлдә җаваплык мәсьәләсенең актуальлеге арта.
– Бу очракта кешенең җаваплыгы нәрсәдә? Саклау нидән гыйбарәт? Дәвам итүме, кулланумы, үстерүме, яңартумы, теркәп калдырумы яки башкамы?
– Син язганның бөтенесе. Дөньяда хәзер без яшибез. Шуңа күрә без аның өчен җаваплы.
– Син үзең өчен кайсыларын сайладың һәм ничек башкарасың?
– Иң мөһиме – мин татар телендә иҗат итәм, тагын кайвакыт социаль челтәрләрдә татар телендә язам, кыска метражлы фильм төшереп карадым.
– Гомумән, сиңа гадәттә нәрсәләр импульс була? Шигырьгә, яки мәсәлән фильмга.
– Минем дустым бар – аның исеме Әдилә, ул үз көчләре белән башкортча кыска метражлы фильмнар төшерә. Аның белән танышкач, «мин дә ким түгел бит» дип уйладым һәм үземнең фильмымны ясау өчен тырыша башладым. Ә гомумән, күп нәрсә илһамладыра ала – башкаларның иҗаты, тормышымдагы ниндидер хәлләр, кешеләрнең язмышлары, кайбер яңа танышулар.
– Бу бик кызык! Ә синең «мин ким түгел» дигән уең үзең белән калдымы? Яки синең үз көчеңә карата шикләр уянып аламы?
– Ул уй калды. Фильмны төшерә алдым бит. Әлбәттә, професиональ яктан ул идеалдан ерак була ала, әмма үзем тулысынча теорияне нольдән өйрәнеп, аны тормышка ашыра алдым. Моның белән хәтта бераз горурланам.
– Бу миңа бик кызык, чөнки үземдә андый ышаныч даими түгел. «Балт диңгезе»нә кире кайтсак, аның формасы шактый аерыла. Ничек уйлыйсың, моңа нәрсә тәэсир иткән? Шәһәр үземе? Яки кайсыдыр шагыйрьдер, бәлки?
– Мин, гомумән, бер формага бәйләнмәскә тырышам. Экспериментлар, яңа чишелешләр эзләргә кирәк.
– Килешәм, ә син форманы үзең билгелисеңме, яки сиңа аны шигырь үзе кушамы? Яки, бәлки, мәсәлән, фин култыгы киңлегедер?
– Формаларны үзем табам. Ләкин тышкы факторлар йогынтысын да инкяр итәргә ярамый.
– Син шигырьләрне күптән язасыңмы? Татарча сөйләшмәгәндә дә яза идеңме? Мәсәлән, журналдагы шигырьләрең кайчан язылган?
– Русча балачактан язам, ә татар телендә 2020 елда яза башладым, татар телен 1-2 ел өйрәнгәннән соң. Журналдагы шигырьләр 2023-2025 елларда язылган. Иң искесе – «Гаеп», мин аны 2023 елның җәендә яздым, иң яңасы – «Балт диңгезе».
– Русча язуыңны да дәвам итәсеңме?
– Әйе. 2023 елда Чиләбе өлкәсендә узган «СтудВесна»да шигърият юнәлешендә алтын лауреат булдым.
– Хәзер шигъриятең телләргә ничек бүленә? Шигырьләр кайсы телдә языласын үзләре сайлыйлармы? Әллә син үзең алдан ук теге яки бу телдә язу максатын куясыңмы?
– Мин баланс тотарга тырышам, һәр телдә 50/50 булсын өчен, әмма, кызганычка, гадәттә, рус теле ягына кыйшаю була. Кагыйдә буларак, шигырьнең нинди телдә язылачагы шунда ук күренә. Шигырь үзе телне сайлый, күрәсең. Бәлки, татар теле минем беренче телем булган параллель җиһанда мин татарча гына язар идем.
– Ә син бу ике телдәге шигырьләрне ничек тасвирлый аласың? Алар охшашмы яки төрле телдә төрле лирик героймы?
– Төрлечә була. Соңгы вакытта, урыс телендәге шигъриятемдә күбрәк индустриаль лирика – Урал шигъри традицияләренең йогынтысы беленә. Шул ук вакытта, татарча шигъриятьнең үз юлы, үз гадәтләре бар.
Шуңа күрә ике телдәге шигырьләрем берберсеннән аерыла. Әмма кисешү нокталары да бар, татарча кайбер шигырьләремдәге сурәтләр Борис Рыжий, Илья Кормильцев, Янис Грантс белән илһамланылган, шул ук вакытта, рус телендә язганда мин кайчак татар шигъриятенә күз сала алам.
– Син алдарак индустриаль шәһәрдә яшәү турында уйланганыңны әйткән идең. Бу темага үзеңә кыйммәтле ачыш яки сиңа табышмак тоелган берәр уй белән бүлеш әле?
– Һәр урынның үз романтикасы бар. Мин җитештерү районында туып үстем, гомер буе заводлар арасында яшим, төтенле һава сулыйм, һәм монда да үзенчәлекле матурлык бар. Шигъри образлар эзләгәндә, уйларың белән син булмаган ерак җирләргә күчү мәҗбүри түгел. Аларны һәркайда табып була Аеруча музыкада күренә ул. Соңгы елларда постсовет киңлегендә постпанк музыкасы популяр. Шигъриятьнең дә үз постпанкы бар, Урал шигъри мәктәбе – аның яхшы мисалы.
– Син дә үзеңне постпанкчы итеп тоясыңмы?
– Авыр сорау ахах. Мин үземә ярлыклар элергә яратмыйм, дөресен әйткәндә.
– Урал шигъри мәктәбеннән кемнәрне укырга киңәш итәсең?
– Иң нигезе – Борис Рыжий, әлбәттә. Сүз уңаеннан, мин аның шигырьләреннән берсен татарчага тәрҗемә иттем Хәзер яшәүчеләрдән, мин Янис Грантс, Даниил Кост, Никита Гофманга игътибар итәр идем. Алар төп-төрле авторлар, әмма һәрберсе төбәгебезне үзенчә ача.
– Сиңа тәржемә иткән ул шигырь ошадымы, һәм, гомумән, тәрҗемә итү ошыймы?
– Әйе, бу бик яхшы иҗади челленҗ, минемчә.
БӘДӘННӘР ТУЛАЕМ ЯРАЛЫ
– «Бәдәннәр тулаем яралы…» дип башланган шигырең турында сөйлә әле. Син аны ничек, кайчан, нинди шартларда яздың?
– Бу шигырьне мин 2025 елның башында яздым. Былтыр минем тормышымда Чиләбе, Свердлау өлкәләре, Башкортстан буенча күп сәфәрләр, яңа танышулар һәм аерылулар (физик та, рухи да) булды. Бу шигырьдә – 2024 елда булган вакыйгалар рефлексиясе.
– Сиңа ипотека танышмы?
– Юк, Аллага шөкер.
– Монда ул көнкүрешне тасвирлау өчен бер образмы?
– Әйе, бу лирик геройның тормышы өлеше.
– Ничек уйлыйсың, бу шигырең – постпанкмы?
– Миңа калса, юк.
– Шәһәр исемнәренең шулай рәттән тезелүе үзенчәлекле эффект бирә. Трагиклык, социальлек. Син тарихын сөйләгәнче, мин бу шигырьне иҗтимагый, сәяси темалы дип уйлаган идем.
– Әсәрләрне укыганда, авторның тарихына сөялергә кирәкми. Ничек күрдең – шулай булсын.
АК ЯУЛЫК
– «Ак яулык» шигыре турында сөйлә әле. Аны ничек яздың? Язгач нәрсә хис иттең. Ул хәзер синдә нинди хисләр уята. Әбиең турында.
– Бу шигырьне быел февраль аенда яздым. Әби белән бабай – туган мәдәниятемә иң мөһим үткәрүчеләрдән. Аларга килгән саен, картаюларын күрүем югалту хисен уята. Бу бик шәхси тема, аның турында төгәл сөйли алуыма инанмыйм. Бу шигырь бераз украин шигърияте белән илһамланылган:
Дмитро Павличконың шундый юллары бар:
«Мені війнула в очі сивина,
Та я нічого не везу додому,
Лиш згорточок старого полотна
І вишите моє життя на ньому»
Бу юллар миңа шундый милли, халыкка шундый хас булган кебек тоелды, хәтеремә бик озакка керде.
– Мин үзем тәрҗемә жанрын бик яратам, хәтта алгоритмнар тәрҗемә иткәндә дә. Минем өчен ул бер үлчәмдәге әйберне башка үлчәмгә кертү кебек. Мәсәлән, әле генә Хамуталь БарЙосеф исемле шагыйрәнең тәрҗемәгә багышланган шигырен укыдым. Ул «рәнҗегән шигырь» дип атала. Исеменнән үк авторның мәсьәләгә карашы аңлашыла. Һәм бу популяр караш сыман. Шигырьне тәрҗемә итү мөмкин түгел, ул үз асылын югалта, дигән. Синең фикерең кызык.
– Күпмедер дәрәҗәдә мин килешәм. Үзем тәрҗемә ителгән шигъриятькә сагаеп карыйм. Бер тапкыр минем бер иске шигыремне подстрочниктан русчага тәрҗемә иттеләр – миңа нык ошамады. Гомумән, татар шигъриятенең рус теленә тәрҗемәләренең күбесе бик уңышсыз, минемчә.
Әмма күп очракта мәдәниятне тарату, үстерү, аның белән таныштыру өчен тәрҗемә бик нәтиҗәле яки, хәтта, бердәнбер чара булып тора. Шуның өстенә, сыйфатлы тәрҗемә дә була ала, аны бары тик эшли белергә кирәк. Шуңа күрә моңа компромисслырак карарга тиешбез.
– Синең фильмда да, бу шигыреңдә дә сандык образы – мөһим позициядә. Мирас синең өчен нәрсә ул? Мирасның күчүе нәрсә: күренешнең ничек бар шулай сакланып калуымы, заманга карап үзгәрүеме яки аннан илһамланып яңа нәрсәләр тууымы?
– Стагнация – деградациягә туры юл, аеруча хәзерге дөньяда. Даими рәвештә яңа формалар эзләргә, үзгәрешләргә адаптацияләү өчен ысуллар уйлап табарга кирәк.
– Син туган җиреңә ни дәрәҗәдә бәйле? Күченү, озак вакытлы сәяхәтләр турында уйлыйсыңмы, әллә сине туган җир гел тартып торамы?
– Мин сәяхәтләрне бик яратам – күп җирләрдә булганым бар, күп урыннарга барасым килә, әмма бу сәяхәтләргә мәхәббәт туган җиремә мәхәббәткә бәйле булмый. Әлбәттә, туган җиремә бәйләнешне сизәм. Минем йортым – Урал һәм аннан башка дөньяда «йортым» дигән җир юктыр. Миндә Татарстанга авыр мөнәсәбәт – бер яктан, ул, һичшиксез, халкымның йорты, ләкин аны үземнең җирем дип атый алмыйм. Татарстанда минем халкым яши, әмма җире минеке түгел шикелле.
Чыганак: idel.top