Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте арасында төзелгән килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин кул куйды.

Камил хәзрәт кунакны нәзарәт проектлары, “Хузур” нәшрият эшчәнлеге белән таныштырды.
Чарада шулай ук Иваново мәчетенең имам–хатыйбы, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов да катнашты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты материаллары буенча