tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике планета бер кочакта
Ике планета бер кочакта

Ике планета бер кочакта

Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова һәм Артём Пискунов гаиләсендә кунакта без бүген.

«Ул кияүгә чыкмыйча өйләнмим»

Әлеге гаилә белән теләсә кайсы темага рәхәтләнеп сөйләшеп, бәхәсләшеп, шаярып була. Тик барыбер сүз театрга әйләнә дә кайта – аларның язмышы театр белән бергә үрелгән. Таныштыручы да, кавыштыручы да, остаз да, илаһият тә, тормышның үзе булып театр яши бу гаиләдә.

9 нчы сыйныфны тәмамлаган Казанның Залесный бистәсе кызы белән Мөслимнең Яңа Усы егетен 2004 елда Казанның театр училищесы таныштыра. (Алга китеп әйтик, алар – хәзер үзләре дә әлеге уку йортында остазлар.) Яз айларында укырга керү имтиханнарына әзерлек курсларыннан бирле аралашсалар да, октябрь аенда уза торган «первокурсник» бәйрәмендә, актан киенеп, фәрештәдәй баскычтан төшеп килүче Резедәне беренче күргәндәй катып кала Артём. Гыйшык угы кадалу дигәннәре дөрес икән, шул көннән алып, һич арттырусыз, аның йөрәге бары Резедә исеме белән тибә башлый. Ләкин кыз кечкенә генә булса да төш кенә шул. Кулъяулыкка төреп, түш кесәңә салып кына саклар идең дә, кызның күңеле башкада, үзе, ай-һай, горур. Югары курста укучы йөргән егете дә шактый җитди итеп аңлата Артёмга: «Кызга якын киләсе булма!» Дүрт ел буе бергә укып, бер иҗат дөньясында кайнап яшәсәләр дә, кызның күңелен яулаганчы, җавапсыз мәхәббәт утында шактый янарга туры килә әле егеткә. Сагыш тулы шигырьләр туа, башка да килмәгән романтик гамәлләр, оригиналь бүләкләр… Хәтта «ул кияүгә чыкмыйча өйләнмим» дигән тыюлар да куя үзенә.

         – Резедәгә булган хисләрем укуда да, эштә дә ниндидер уңышларга ирешергә этәргеч бирде миңа: училищены кызыл дипломга тәмамладым, рольләрем уңыш казанды… Укытучылар әйткәнгә, кирәк дип түгел, ә нәкъ менә аның алдында герой, гел беренче буласым килә иде. Ихластан әйтәм, әгәр ул булмаса, бәлки уңышларым булмас та иде, – ди Артём.

 

«Көн җылыта – туйга әзерлән!»

Сирәк ир-атларга хас үҗәтлек йогынтысыннан тәэсирләнеп, Резедәгә сораулы карашымны төбим. Резедә һәрвакыттагыча ихлас, турыдан бәрә:

– Ну ошамый иде миңа Пискунов! Ул – һәрчак актив, күңелле кеше; аның тирәсенә компания җыела да куя, гел игътибар үзәгендә, кычкырып көлүе дә ачуымны чыгара иде. Ә хәзер күрше гримеркадан аның көлүе ишетелеп торуы җаныма рәхәтлек бирә.

Резедә күңелендә дә хисләр терелтеп җибәрүгә сәбәпче, ышанасызмы, кабат театр үзе була! Икесе дә Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли башлаган вакытта, ул вакыттагы баш режиссёр, остазлары Рәшит Заһидуллин Мостай Кәримнең «Айгөл иле» спектаклен сәхнәгә куя. Артём төп рольдә, үзе уйлап чыгарган зур мәхәббәтен көткән Айгөлгә җавапсыз сөю утында янучы Ричардны уйный. Резедәнең бу спектакльдә роле булмаса да, режиссёр шәкертенә репетицияләрне карап, өйрәнеп утырырга куша.

– Ричардның халәте минекенә аваздаш иде, бу рольдә мин уйнамадым, сәхнәдә үз кичерешләрем белән яшәдем дисәм дә була, – ди Артём үзе өчен аеруча кадерле образы турында. – Сәхнә серен өйрәткән таләпчән, мактауга саран остазыбыз тарафыннан мактау сүзе ишеткән бердәнбер роль булгандыр ул, – дип көлеп җибәрә аннары.

Репетицияләрдә Резедә Артёмга башка күз белән карый башлый, бу спектакль уйга сала аны. «Үз хисләре йөрәк бозын эретә алмаган иде, ә актёрлык осталыгы, таланты аша, ниһаять, образы аша аңлата белде», – ди Резедә. 19 майда зур уңыш белән узган премьерадан соң аерылмый инде алар, шуңа бу дата истәлекле көн булып хәтергә уела.

         Кызының икеләнгән халәтен күреп, әнисе дә акыллы киңәшен бирә: «Ул сине ярата, гаиләдә ир-ат ныграк яратса яхшырак була, кызым. Ир-ат яратмаса, бернәрсә белән дә тотып калып булмый, бала белән дә, мәхәббәтең белән дә. Эшең дә үзенчәлекле, башка ир-ат сәхнәдә читләр белән кочаклашып торуыңны кабул итмәячәк».

         Дүрт ел очрашып йөргәннән соң, Петербург шәһәрендәге сәяхәт вакытында кавышырга тәкъдим ясый егет. Әле анда да бер ел көттерә кыз, янәсе, көзге салкында кем кияүгә чыга инде! «Җәй көне дә йон оекны салганым юк, киләсе җәйне көтик», – дигәненә каршы килә алмый булачак кияү. Тик киләсе елга яз көне мәсьәләне кабыргасы белән куя: «Көннәр җылыта, туйга әзерлән, югыйсә тагын салкын көз килер дә җитәр».

Кәмит хәлләр булып тора. Киявебез билгеләнгән никах көнен онытып, нәкъ шул көнгә башка парның туен алып баруны килешеп кайта! Кешегә вәгъдә иттем, аларның туйлары бит, дип, шулай итеп, үз никахларын башка көнгә күчерәләр! Быел никахларына 11 ел тула.

«Гаиләдә ир-ат ныграк яратса яхшырак була, кызым. Ир-ат яратмаса, бернәрсә белән дә тотып калып булмый, бала белән дә, мәхәббәтең белән дә. Башка ир-ат сәхнәдә читләр белән кочаклашып торуыңны кабул итмәячәк».

 

Хатын-кыз эше түгел 

Кәләшнең әти-әнисен булачак кияү белән таныштырып торасы да булмый. Өйләнешергә карар кылулары турындагы куркып кына әйткән хәбәрне дә алар: «Ниһаять!» – дип кабул итә. Резедә Казанныкы булгач, әнисе Гөлфәния бөтен имтиханнарына килә, кызының барлык курсташларын беренче курстан ук белә, төрле җирдән җыелган балаларны өчпочмаклар белән сыйлый. Әтисе Нурислам абый белән эштән курыкмаган авыл малае Артёмны хуҗалыкта бергә эшләү дуслаштырып куя. Малай дип хыялланган әтиләре ике кызының кияүләрен дә уллары кебек кабул итә.

         – Безнең әти кочаклап, үбеп утыра торган холыклы түгел. Хәзер үзем аны барып кочаклыйм, анда да, кыланма әле, дип, уңайсызланып куя, – ди Резедә. – Аның каравы бар гамәле әнине, без – ике кызын кайгырту булды. Бер генә ир-ат эше дә эләкмәде безгә, хатын-кыз эше түгел, барыгыз, дип, кар да көрәтми иде.

         Ә Мөслимдәге Пискуновлар гаиләсендә тәртип башкачарак. Керәшеннәрнең тырыш, җир җимертеп эшләүче уңган халык икәнен исәпкә алсак, авылда яшәүче биш балалы гаиләдә беркемнең дә тик тормаганын аңлавы кыен түгел. Сүзне Артёмга бирәбез:

– Резедәләр гаиләсендә хатын-кызлар бөтенләй ир-ат эшен эшләмәсә, бездә моның нәкъ киресе: хатын-кызлар җигелеп эшли, үземнең әнием дә өй җыештырганчы, урамга чыгып авыр физик эшне өстенрәк күрә иде. Алты кыз үсеп, авыр эш туры килгәнгәдер дә бәлки. Әнием әтигә караганда да печәнне яхшырак чаба иде. Актаныш кызы Гөлсинәнең эшне белүе керәшеннәр арасында яшәп китәргә ярдәм иткән дә инде. Әтиемә, татар кызына өйләндең, иркә булыр инде, дип төрттерүчеләрнең авызы ябылган. Әле өстәвенә каенанасы Груша әбидән керәшен җыруларын өйрәнеп калып, хәзер инде мәҗлесләрдә үзе җырлый. Йола-гадәтләр белән туганлык җепләре ныклап үреп саклый белгән зирәк хатын-кыз ул, – ди егет, әнисен зурлап.

Артём – биш бала арасында дүртенчесе. Абзар тулы мал-туар, тавык та чүпләп бетермәслек эш. Мәктәпкә барганда, дүрт малайны уяту өчен әтиләре Олег абый үз ысулын таба. Элекке авыл мәктәпләрендәге тавышы урамга ишетелгән өч түгәрәк металл тәлинкәле кыңгырауларны хәтерлисезме? Менә шуны балалар бүлмәсенә куя ул! Иртән дүрт малайны уятып йөрисе юк, шул кыңгырау яңгырый башламасынмы!

Ә сүндерә торган төймәсе өйалдына куелган: бөтен өй аша узып, барып  сүндерергә кирәк. Сүндерми мөмкин түгел, югыйсә чукракланасың! Иртән тора алмыйм дигәнне белми малайлар. Олег абыйның ныклы кулын белгән туганнары шәһәрдә үскән балаларын, эшкә өйрәтергә дип, җәйге каникулда авылга кайтаралар. Җәй буе печән, чөгендер, бәрәңге басуы… Кич йөргән җирдән таң алдыннан кайтсаң да, иртәнге җидедә ат арбасына утырып чыгып китәргә тиешсең! Тырмага терәлеп йоклап булуы да расланган алар тарафыннан. Менә шундый мөстәкыйльлек, хезмәт тәрбиясе алу тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәндер дип, әти-әнисенә рәхмәт укый егет. Биш бертуган да, үзләре сайлаган профессия буенча укып, шул юнәлештә эшлиләр. «Ниндидер сорау туса да, башымда миллион план туа. Шуңа күрә авырлыклардан курыкмыйм. Физик, матди яктан, нигәдер ирешергә дигәндә,  хәл итә алмаслык эш юк кешегә. Иң яратмаганым – билгесезлек», – ди Артём.

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*