Республикада хәтта дәүләт актларын да тулысынча татарчага тәрҗемә итә алмыйлар. Бу хакта кичә Татарстан Министрлар Кабинеты каршында Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында ишетеп кайттык. Икетеллелекне хәл итүдә яңа төр тәрҗемә системасы булышыр дип өметләнәләр.
Күпме сөйләшергә була?
Ниндидер уңышлар бар, әмма Закон әлегә тулысынча үтәлми. Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әнә шулай дип белдерде. Икетеллелекнең үтәлешенә министрлыклар, район һәм шәһәр башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләре җаваплы. 33 районда алга китеш булса, Әтнә, Әлки, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Питрәч, Зәй, Теләче, Чирмешән, Спас, Балык Бистәсе, Чистай кебек районнарны мактамадылар. Шәйхразиев район башлыкларына мәсьәләне күзәтүгә алырга кушты. Акча, белгечләр юк дип, моны аклап булмый, диде. Утырышта сүз элмә такталар, игъланнар, сайтлар, юл билгеләрен, җитештерелгән продукцияләрдәге язуларны ике телдә алып бару хакында барды. Былтыр сәүдә үзәкләрендә ике телдә хезмәт күрсәтү 94 процентны тәшкил иткән. Ничек санаганнарын гына әйтмәделәр. Ике дәүләт телендә язылган урам күрсәткечләре 95,3 процентка җиткән. Министрлык, оешмалар сайтларында 25 меңгә якын татарча яңалык бастырылган, урысчасы бер меңгә күбрәк. Тәрҗемә буенча уртача күрсәткеч – 96 процент. Бу матур саннарга чарада катнашкан Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бик ышанып бетмәде. Ул Татарстанда туган Телләр турындагы законны бозган өчен административ җаваплылык каралуын искәртте.
– Бауман урамына барыгыз! Мин һәр иртән чыгам. Татар телендә язылган элмә такталар нибары 10 процент кына. Ник без һаман бер сорауларны күтәрергә тиеш? Таләп итә башларга кирәк. Күрсәткечләр әйбәт дип үзебезне тынычландырабыз. Дөресен әйткәндә, эш исә бик әкрен бара, – диде ул.
Аны бигрәк тә, сәүдә үзәкләрендә ике телдә хезмәт күрсәтү 94 процент, дигән сан шикләндерде. Шәйхразиев бу урында: “Бу сатучылар татарча гына сөйләшә дигән сүз түгел. “Бәхетле”, “Метро” һәм башка кибетләрдә мәгълүмат белән тәэмин итү ике телдә дә оештырылган”, – дип аңлатма бирде.
Бер дә булганда, эш күренми…
Бюджет акчасына төзелгән объектлардагы элмә такталарны да ике телдә язарга оныталар икән. “Спорт сараен, хастаханәне дәүләт акчасына төзиләр, тик язуларның ике телдә булуына игътибар бирмиләр. Парк, ял итү урыннарында да күзәтелә бу хәл, – диде Шәйхразиев. – Урамнарда игъланнар бер телдә генә булганда кешеләр эшебезне күрми. Берничә тапкыр район-шәһәр җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Соңгы очрашуда таләпләрне билгеләдек, – диде Шәйхразиев. – Ни өчен елга буйларында, парк, шугалакларда, җәмгыять урыннарында җырлар ике телдә дә яңгырамый? Халык моны белә, борчыла. Законның тулы куәтенә эшләнүен телибез”.
Товарлар төргәгендәге, ярлыгындагы мәгълүматның татарча язылуына да ирешәсе бар әле. Васил Шәйхразиев Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына бу эшне контрольдә тотарга кушты. Муниципаль берәмлекләрдә 26 меңнән артык норматив актның 28 проценты гына татарчага тәрҗемә ителгән. Бу ике телне дә белә торган белгечләр җитмәүгә бәйле дип аңлаттылар. Киләчәктә бу эш җиңеләергә мөмкин. Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты вәкилләре “Смарткат” һөнәри тәрҗемә системасы эшләнмәсен тәкъдим итте. Программа карарлар, теләсә нинди текстлар, чыгышларны урыс һәм татар телендә әзерләргә булышачак. Татарчага тәрҗемә итү өлешен Казан башкарма комитетында сынап караганнар инде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа эшләнмәне республиканың барлык министрлык, оешмалар, районнарында файдаланырга тәкъдим итте.