26 февральдә беренче тапкыр “Чувашстанда яшәүче татарларның Ульяновск өлкәсендә мәдәният һәм сәнгать көннәре” узачак.
Чараны оештыручылар: Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәният Үзәге.
Программада:
- “Сембер-Ульян төбәге татарларының мәдәнияте һәм мәгърифәте” музеена сәяхәт;
- “Җәмгыятьтәге глобализация шартларында татар гаиләсенең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау юллары” темасына түгәрәк өстәл;
- Чувашстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзалары М.Г.шакиров һәм В.Х.Камалетдинов рәсемнәре күргәзмәсен ачу;
- Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни һәм Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мохтариятләре арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую;
- Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, танылган татар халык “Мишәр” ансамбле концерты. Коллективның җитәкчесе -Татарстан һәм Чувашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов.
Ульяновск татар мәдәният үзәгендә булачак тантана 15.00 сәгатьтә башлана.
Ике төбәкнең уртак бәйрәменә рәхим итегез!