Тормышта барлык серләреңне сөйләрдәй, борчуларың белән дә, шатлыкларың белән дә уртаклашырдый, кайвакыт бергәләп елашырдый, кыскасы, сине һәрчак аңлап, хәлеңә керә торган кеше булырга тиеш. Минем өчен шундый кеше – килендәшем Рафия (фотода сулда). БезТүбән Новгород өлкәсендәге Яндавишча авылында яшибез, Латыйповлар гаиләсенә килен булып ул 1972 елда килде, ә минем киленлек стажым ул чакта өч ел иде инде. Ике ел бер йортта яшәдек, каен әти-әниебез дә бар иде, әлбәттә, әмма бер генә дә тыгызланмыйча, аңлашып, дус-тату тордык. Аннары без төп нигездән бер йорт аша гына өй салып, аерылып чыктык, әмма килендәшем белән бүгенгәчә ике туган кебек гомер итәбез.
Без тормыш иптәшем Хәйдәр белән фермада эшләдек, ә анда бит таңнан торып эшкә китәргә кирәк. Шуңа да кызларым (ике кыз, өч ул үстердек) иртән Рафиягә барып, чәчләрен үрдерә иде, ул шундый тыгыз, каты, матур итеп үремнәр үрә, ике көн буена бер генә чәч бөртеге дә тырпаеп чыкмый иде.
Элек бит туйлар бик күп була иде, шулай туйга, я бүтән җиргә киткәндә, биш балабызны каенаналарымда калдыра идек, әле бит үзләренеке дә бар, күп бала бергә булгач, өйнең асты өскә килә булгандыр, әмма Рафия орышырга, нидер әйтергә түгел, кырын караш белән дә карамады беркайчан, шуңа да балаларыбыз да бик теләп йөрде анда.
Каен әтибез Хәлим Бөек Ватан сугышы ветераны, Берлинга хәтле җиткән, орден-медальләр белән бүләкләнгән, әмма яралары да күп иде һәм алар һәрчак үзләрен белгертеп торганга, ул күбесе авырап торды, Рафия бер дә авырсынмыйча карады, 87 яшендә вафат булды кайнатабыз, ә кайнанабыз 90 яшен тутырып мәрхүмә булды. Минем әнием дә 91 яшен тутырып бакыйлыкка күчте, без аны чиратлашып туганнарым белән карадык. Рафия килендәшем дә аны карашырга бик булышты: бергәләп мунча кертә идек, кая булса китәргә туры килсә – ул аның янында кала иде.
Ни кызганыч, бер генә балалары да әти-әниләре яшенә җитмәде – минем Хәйдәрем 71, Рафиянең ире Сәяр 60 яшендә вафат булдылар, калган туганнары да картайганчы яшәмәде.
Рафия килендәшем тормышта күп югалту кичерде, алар сигезәү – биш ир, өч кыз туган иде, ир туганнарының дүртесе 50 яшенә дә җитә алмады, берсе 60та вафат булды. Апасы белән сеңлесе башкалада яши, Рафия аларның йортларын да, туып-үскән нигезләрен дә карап тора.
Рафиянең улы Халит әнисеннән бер өй аша гына яши, кызы Румия башкалада төпләнде. Өч оныгын да тәрбияләп үстерүдә зур ярдәм күрсәтте, ә кызының улы Илнур 9 классны тәмамлаганчы әбисендә яшәде, аннары гына Мәскәүгә китте. Улы белән килене Алсу көне буе эштә булганлыктан, аларның да йорт-җирен, малларын карашырга булыша.
Менә шундый өлгер, бар яктан да уңган минем килендәшем, ә инде кунакчыллыгын, ярдәмчеллеген әйтеп-сөйләп тә бетергесез. Без, ничек әйтмешли, ике өй – бер ишек булып гомер итәбез, Рафия хәзер ялгыз, ә мин улым Илдусның гаиләсе белән бергә яшибез һәм Рафия ни пешерсә дә, тиз генә безне чакыра, әлбәттә, үзен дә бернидән калдырмыйбыз, төшкә хәтле беребез чәйгә чакырса, төштән соң икенчебез. Икебез дә намазда, Аллаһы Тәгалә үзе кабул итсен.
Менә шулай бер гаилә булып гомер итәбез килендәшем-сердәшем белән, ул минем иң якын кешем, аның кебек кешелекле, мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр бу дөньяда бик сирәк. Шундый булганга балаларым да аны бик ярата, хөрмәт итә, якын күрә.
Үткән атнада, 25 сентябрь көнне, Рафия үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләде. Бераз соңарып булса да, мин аны барча гаиләм исеменнән шушы матур гомер бәйрәме белән котлыйм, туганымдай якын булган килендәшемә корычтай саулык, хәерле озын гомер телим, бала-оныкларының кадер-хөрмәтендә матур картлык кичерергә язсын, рәхмәт шундый булганың өчен, тагы да озак еллар шулай чөкердәшеп яшәргә язсын Ходай Тәгалә.
Хасәнә ЛАТЫПОВА.
Яндавишча.