tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Икмәк исе: табын күрке булган ризыкның кыйммәте үзгәрәме?
Икмәк исе: табын күрке булган ризыкның кыйммәте үзгәрәме?

Икмәк исе: табын күрке булган ризыкның кыйммәте үзгәрәме?

Ансыз беребез дә табын янына утырмый. Мичкә дә тыгабыз, кибеттән дә алабыз. Ипи көн саен кирәк. Аннан баш тарту турында еш сөйләсәләр дә, әнә Россия халкы ипине күбрәк ашый башлаган. Тикшерү үзәкләренең берсе шундый нәтиҗәгә ясаган. Ел башыннан алып сентябрьгә кадәр икмәк куллану 8 процентка арткан. Шул ук вакытта бәяләр дә тик тормый. Росстат мәгълүматлары буенча, быелгы җәйдә генә дә аның бәясе 9–13,5 процентка күтәрелгән. Бу язма ипи тәме һәм кадере турында. Ипекәй Балтач районының Кариле авылында яшәүче 93 яшьлек Рауза Сабирова балаларын, оныкларын гомер буе түм-түгәрәк, хуш исле, күпереп пешкән ипекәйләр пешереп сыйлаган. Һәм әлеге эшен бүген дә бик яратып башкара. Әле менә шушы көннәрдә 55 ел элек вафат булган иренең ел ашына дип мичтә хуш исле ипекәйләр салган. – Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Гаиләдә биш бала үстек. Ачлы-туклы заманалар. Бер валчык ипигә тилмергән көннәребез дә күп булды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Шуңа күрә миңа ипекәйдән дә зуррак, кадерлерәк ризык юк. Балаларыма гел үзем пешерергә тырыштым, кибет ипиен сирәк ашадык без. Кунакка да, Коръән ашларына да үземнең сыем белән бардым. Балаларым, оныкларым армиядән дә: «Әнинең/әбинең ипиләрен сагындым», – дип хатлар яза торган иде. Хәзер инде көн дә пешерәм дип әйтмим. Тик шулай да мич тирәсендә кайнашкалыйм. Киленем Сәвия утынын кертеп, мичне тергезеп җибәрсә, калганын үзем әзерләп бетерәм. Әле менә кичә дә зур мичебезгә дүрт таба икмәк тыктым, – диде Рауза апа. Казанда яшәүче Зөлфия Гыйльмуллинаның өендә ипи пешерә башлавына егерме ел икән инде. – Ипине өйдә пешерү теләге кияүгә чыккач ук барлыкка килде. Балачактан ук әбиемнәр пешергән хуш исле, искиткеч тәмле ипи ашап үскән кеше буларак, иписез өйне күз алдыма да китермәдем. Әминә әбием дә, Бәдринур әбием дә үзләре җыйган колмактан чүпрә ясап гомер буе ипи пешерделәр. Камыр остазлары иделәр, туйларга, Коръән ашларына парлашып бавырсак та ясый иделәр. Беренче ипиләрем тулай торак кухнясының иске мичендә пеште. Аларны башта кибет чүпрәсе белән пешердем. Тик ашаганнан соң ашказанына авыр икәнен тоя идем. Шуңа күрә тиз арада кибет чүпрәсеннән баш тартып, ачыткыны үзем ясарга булдым, – ди ул. Хәзер инде Зөлфия апа башкаларны да икмәк пешерү серләренә төшендерә. Һәм мондый хатын-кызларның көннән-көн артуына чын күңелдән сөенә. – Ипи пешерергә өйрәнергә теләүчеләр күп. Дусларым, туганнарым, танышларымның күбесе даими рәвештә пешерәләр, кибет ипие ашамыйлар диярлек. Укучыларым арасында ир-атлар да бар. Аларның куллары ипи камыры басарга бигрәк тә килешеп тора. Ипи пешерү процессы – үзенә бер төрле могҗиза, аерым бер дөнья, – ди ипи пешерү остасы. Зөлфия Гыйльмуллина фикеренчә, өйдә пешергән ипи арзангарак чыга. Үзкыйммәтен исәпләп караганы булмаса да, ипи пешерү өчен үзеңнең чүпрәң, су, тоз һәм он гына кирәк, ди ул. Сарманда яшәүче Алсу Камалова да берничә ел элек өендә ипи пешерә башлаган. – Без кечкенәдән үк әни, әби пешергән ипине ашап үскәч, кибет ипие күңелгә ятып бетми. Чөнки аларның күпчелеге чүпрәле, күбек кебек күпертеп пешерелгән. Андый ипине бер утыруда яртысын ашап бетерәсең. Үзең салганы исә тыгыз, туклыклы була. Шулай ук ипине чүпрәсез, оеткы белән пешерергә өйрәндем. Анысы сәламәтлек өчен тагын да яхшырак. Әйләнә-тирәмдә ипине өйдә пешерүчеләр күп. Әни дә, каенанам да шул исәптән. Бер ипинең ничә сумга чыкканлыгын исәпләп караганым юк анысы, тик чама белән караганда, өйдә пешерү күпкә кыйммәтрәк чыга. Ләкин үз җылыңны биреп, үзең басып, өйдә тәмле исләр чыгарып пешкән файдалы ипекәйнең бәһасе күпкә зуррак, – диде Алсу. Беренчелек – батон һәм арыш ипиендә Соңгы елларда сәламәт туклану белән кызыксынучылар, өйдә ипи пешерүчеләр артса да, кибеттән сатып алып ашаучылар да күп, әлбәттә. Росстат мәгълүматлары буенча, быелның 8 аенда Татарстанда 110,9 мең тонна ипи һәм икмәк-күмәч ризыгы пешергәннәр. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 0,3 процентка күбрәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча, халык бигрәк тә күмәч (батон) һәм арыш ипиен сатып алу буенча рекорд куя. Аеруча багетны яратып алалар икән. Шулай ук бөтен Идел буе төбәгендә төрле кушылмалар салынган, тулы бөртекле ипи һәм файдалы кушылмалы продукция бик популяр. – Безнең гаиләдә ипи ашаучы сирәк. Мин бик сирәк ашыйм, балалар да шулай. Ә менә ирем ипидән башка тора алмый. Кайвакыт кибеттән алып кайткан ипинең сыйфаты канәгатьләндерми. Ул бик тиз агарып чыга яки катып китеп, тәме үзгәрә. Андыйларын киптереп, авылга, тавыкларга алып кайтабыз. Әрәм дә итмибез, чүп чиләгенә ташлап, күңелгә авырлык та алмыйбыз. Ничек кенә дисәк тә, икмәк – төп ризыгыбыз, табын күрке. Ризыктан өстен булып булмый, – ди Казанда яшәүче Гөлзадә Абдуллина.

Казанның 3 нче ипи пешерү заводында тәүлегенә 50–60 тонна ипи һәм икмәк-күмәч ризыклары пешерәләр. Аларны бөтен республика районнары буенча гына түгел, күрше төбәкләргә дә саталар. – Без җитештерүне бер дәрәҗәдә тотсак та, сатып алу кимеде, – диде заводның бүлек җитәкчесе. – Яңа төрле ризыклар кертеп, ассортиментны төрләндерергә, җиһазларны яңартырга тырышсак та, авыргарак туры килә. Чөнки халыкның кереме кимү сизелә, сатып алу азайды. Икенчедән, көндәшлек зур. Адым саен шәхси пекарнялар ачыла, зур кибетләр челтәрләре үзләрендә пешерә. Шуңа күрә алар да безнең кебек оешмаларның керемен киметә. Ләкин без бирешмибез, эшлибез. Мәктәпләрдә, лагерьларда, балалар бакчаларында да безнең ризыкны ашыйлар. Ассортиментны яңартып торсак та, халык барыбер элеккеге «Сельский» ипиен һәм батонны яратып ала. Бәяләре Бәяләр дә бер урында тормый. Татарстанда бодай оныннан пешерелгән ипи һәм икмәк-күмәч ризыклары ел башыннан 5,90 сумга артып, бер килосы 94,33 сумга җитте. Арыш оны һәм арыш белән бодай оны кушылган икмәк ел башыннан 4,61 сумга, ягъни 6,39 процентка кыйммәтләнгән. Һәм ул бүген 76,77 сумны тәшкил итә. – Бәя арту сәбәпләре турында икмәк пешерү предприятиеләре белән сөйләшеп торабыз, – дип аңлаттылар министрлыкта. – Бәя артуның берничә сәбәбе бар. Хезмәт хаклары индексацияләнде (узган ел белән чагыштырганда 40 процентка кадәр), җиһазлар һәм запас частьларга бәя артты (2020–2025 елларда җиһазлар сатып алуга – 2–3, запас частьларга 4 тапкыр күбрәк акча тотылган), чималга һәм төргәкләргә бәя артты (8–30 процент), ягулык-майлау материалларына, җитештерү өчен җылылык-энергетика ресурсларына, керемгә салым артты. Боларның барысы да ипи бәясенә йогынты ясый.

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*