tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ил-ат»ны иярләгән Сәйфулла оныгы
«Ил-ат»ны иярләгән Сәйфулла оныгы

«Ил-ат»ны иярләгән Сәйфулла оныгы

Исеме күпләребез өчен яңа булса да, һәр казанлының Рафаэль Сәйфуллинның ким дигәндә бер эшен күргәне бардыр. Ул – былтыр Казаныбызның Бауман урамы башында Татарстан Фәннәр академиясе каршында куелган «Ил-ат» сыны.

Рафаэль Сәйфуллинның нәселе Ульян өлкәсеннән. Бөек Ватан сугышында фашист пленында интеккәне өчен, кайткач әтисе Җиһанша абзыйны Үзбәкстанның Китаб шәһәренә сөрәләр. Балалары үсеп җиткәч, Җиһанша абзый гаиләсен алып Самарага күченә. Рафаэль Сәйфуллин Ленинградта В.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган. Аннары 1992 елга кадәр Ленинград өлкәсендә яшәгән. 1980 еллар азагында Сәйфуллин «Дорога в Кикерино» исемле күргәзмәдә зур уңыш казана һәм шул ук елны Америкада керамика сәнгатенә багышлап нәшер ителгән затлы журналда аның турында зур мәкалә бастырып чыгалар. Рәссамның бер иҗат әсәре бүген Америка музеенда саклана. «Мәхәббәт тарихы» дип исемләнгән ике зур алма рәвешендә ясалган скульптур композицияне исә «Apple» компаниясе сатып алып дөньядагы иң бай кешегә бүләк иткән. Рафаэль Сәйфуллин Ленинград өлкәсендә матур эшләре белән танылгач, бервакыт Халыклар дуслыгы йорты аның иҗат эшләрен Хельсинкига алып бара. Шуннан соң рәссам үзе дә төрле илләрдә була. Үзгәртеп кору елларында иҗат халкына яшәү авыр була башлагач, Сәйфуллиннар гаиләсе Финляндиягә күченә. Анда берникадәр вакыт эшләп үзен күрсәткәннән соң, татар рәссамына элеккеге кинотеатрны остаханә итеп бирәләр. Һәм Рафаэль абый утыз елга якын вакыт шунда уңышлы иҗат итә.

Рәссамның татар өчен җан атып, шатлыкларына – сөенеп, хәсрәтләренә кайгырып яшәве күренә. Түбән Новгород өлкәсенең бер авылында репрессия­ләнгән татар кешеләренә багышланган монумент эскизы да, «Сак-Сок» бәете турында скульптур композиция дә шуны искәртә. Без үзебездә Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызга багышланган һәйкәл нинди булырга тиеш, дип озак кына баш ваткан идек. Әле Үзбәкстанда, әле Ленинградта, әле Финляндиядә гомер кичергән Рафаэль абыйның репрессия­ләнгән милләттәшләребезне искә алып башкарылган монумент проекты, әнә, ислам һәм татар сәнгатенең  бөтен матур гадәтләрен үз эченә алган. «Сак-Сок» композициясе дә шул сыйфаты белән күңелләргә хуш килә.

Миләүшә Галиуллина

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*