tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ил халкының күңелен нурлап…
Ил халкының күңелен нурлап…

Ил халкының күңелен нурлап…

14 февральдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның 90 яшьлек юбилеена багышланган бик матур кичә узды.

Татарстан Респуб­ли­­ка­­сының һәм Россия Федерациясенең Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Республика пре­­мия­се лауреаты, «Алтын Апол­лон» бүләге иясе булган Ил­һам Шакиров истәлегенә ба­гыш­ланган музыкаль кичә мәш­һүр җырчының иҗатын хөр­мәт итүче тарихчы, журналист, музыка сөюче Шамил Галимов инициативасы белән Самара өлкә татар милли-мә­дәни автономиясе һәм “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте ярдәме белән оештырылган иде.

Илһам Шакиров, үткән га­сырның 60нчы елларыннан башлап, соңгы көненә кадәр татар эстрадасында иң популяр, халкыбызның иң яраткан җырчысы исеменә лаек булып торды. Ул – музыка сәнгатенә яңа төсмерләр, баш­кару ысуллары кертүче артист, үзенең фидакәрь иҗа­тын халкына бүләк иткән шәхес.

Кичәнең кереш өлешендә тамашачыларга тәкъдим ител­гән видеофильмда тарих­чы, галим, педагог Искән­дәр Гыйлаҗев Илһам аганың иҗа­ди үзенчәлеге, таланты, тор­мыш юлы турында сөйли.

Куйбышевта Илһам Ша­ки­ровның беренче концерты 1962 елның көзендә Дзержинский исемендәге клубта уза. Аннан соң ул безнең якларга еш килеп йөри. Аның катнашында концертлар өлкә үзәгендә генә түгел, Тольятти, Новокуйбышевск, Сызран шәһәрләрендә дә үтә.  Моңлы тавышын винил пластинкалардан гына ишетеп белгән татар авыллары да яраткан җырчылары белән танышу бәхетенә ия булалар.

Илһам аганың җырларына бала чагыннан ук гашыйк булып, иҗат юлын гомере буе күзәтеп барган Асия апа Шәймәрданова, бөек артист белән шәхсән таныш булган Сания апа Вахитова тамашачыларга Илһам Шакировның сәхнәдә – бөек артист, ә тормышта гади һәм тыйнак кеше булуы, үзе тирәсендә яшәгән-эшләгән кешеләргә хөрмәт һәм ихтирам белән каравы турында сөйләделәр. Шул ук вакытта яңа танышлар бе­лән бик җиңел уртак тел таба белә иде, дип искә алдылар. Самара өлкәсендә татар-башкорт концертларын һәм театр гастрольләрен оештыручы Флорида Локманова исә Илһам абыйның тамашачы каршына чыгарга әзерләнүе, сәхнә артында нинди тирән һәм ихтирамлы кеше булуын билгеләп үтте.

Истәлекләр Әминә Ибә­туллина, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле солистлары Ис­кән­дәр Әхмәтов һәм Илнур Салихов, апалы-сеңелле Фирүзә Минәхмәтова һәм Гүзәл Рамазанова, Дания Садыйкова, Гөлназ Сәхабетдинова башкаруында яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Тамашачылар бөек җырчыбыз репертуарындагы җырларны ар­тистларга кушылып башкардылар. Әлфия Гыйниятуллина җитәкләгән “Нур” балалар мөнәҗәт төркеме Ил­һам ага көенә язылган “Һаман истә” җырын җыр­лап, яшьләрнең дә Шакиров иҗаты белән кызыксынуын дәлилләделәр. “Заман” балалар фольклор ансамбле (сәнгать җитәкчесе Римма Шлыгина) тәкъдим иткән “Ак каен” композициясе дә югары зәвыклы тамашачы күңеленә хуш килде. Кичәдә Илһам Ша­кировның җырларын аеруча үзенчәлекле итеп башкаручы тынгы белмәс якташыбыз мәрхүм Идеал ага Галәветдиновны да хөрмәт белән искә алдылар – Нәҗип Сәйфетдинов тырышлыгы белән тергезелгән видео­тасма күрсәтелде. Утыз еллар чамасы бөек җырчының аккомпаниаторы булып эш­ләгән якташыбыз, танылган баянчы һәм гармунчы, Та­тарстанның халык, Россия Фе­дерациясенең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев тә, әл­бәттә, игътибар үзәгендә иде.

Чара Илһам Шакировның иҗа­тына йомгак ясап, гоме­ренең соңгы өлешендә яздырган “Мәңгелеккә китеп барам” җыры һәм арабыздан киткән якташларыбыз һәм яраткан шәхесләребез ру­хына дога кылу белән тә­мам­ланды. Әм­ма кунаклар та­ралышма­ды­лар, чәй өстәле янына җые­лышып, яшь чак­ларын, җырчының концертларын искә алуларын дәвам иттеләр, яраткан җырларын көйләп, музыка, гомер агышлары турында озак сөйләшеп утырдылар.

“Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*