Редакциябезгә Россия Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов килде.
Думаның Милләтләр эше буенча комитеты, исеменнән үк аңлашылганча, илдә яшәүче барлык халыкларның мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Алай гына да түгел, Россиягә мигрантларның мәдәни-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ярдәм итү, аларның хокуклары бозылуга юл куймау да шактый ук дәрәҗәдә шушы комитет җилкәсенә төшә. Илдар әфәнде җитәкләгән комитет Россиядәге 193 милләт, 277 тел һәм диалект язмышы өчен җаваплы булса да, безне, нигездә, бүген илдә-җирдә татарның ничек яшәве, аның рухи халәте, телебезнең, милли мәгарифебезнең киләчәге кызыксындырды. Комитет рәисе фикерләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
*Россиядә 193 милләт яши. 277 тел һәм диалект бар. Безнең өчен төрле милләт вәкилләренең мәнфәгатьләрен кайгырткан комитет булу мөһим. Комитетка керүче барлык законнарны да игътибар белән карап барабыз.
*Комитет алып барган эш юнәлешләренең берсе – Россиядә яшәүче чит ил гражданнарының социаль-мәдәни җайлашуын кайгырту. Аларның да шулай ук рухи-мәдәни ихтыяҗлары бар. Без чит ил гражданнарына эшче кулларга караган кебек кенә карарга тиеш түгел, ә рухи-мәдәни тормышта үзләрен табарга ярдәм дә итәргә тиеш.
*Безгә һәр тел мөһим. Кеше кайда гына яшәсә дә, туган телендә белем алырга хокуклы. Бу мәсьәләдә без шактый гына проблеманы да ачыкладык. Кирәк кадәрле дәреслекләр юк, көн таләпләренә җавап бирә торган, уку-укыту программаларын формалаштыра торган яңа федераль стандартлар, яңа методикалар кирәк.
*Дәүләт туган телне өйрәнергә мәҗбүр итә алмый, аның өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш. Без бүген 2015 елда кабул ителгән мәгариф стандартлары буенча эшлибез. Яңа стандартларның проектлары интернетта бар. Безгә шуларны өйрәнергә кирәк. Тик нигәдер яңа стандартлар белән танышып, үз фикерләрен белдерүчеләр аз. Ә аларны, кабул иткәнче, нык кына камилләштерергә кирәк.
*Мәктәптә укыту программасын сайлауда ата-ана катнаша, дип әйтү дөрес түгел. Әмма кайбер мәктәпләрдә ата-анага кул күтәрттергән булып, туган тел кермәгән укыту программасын сайлаталар. Аннан соң 3 сәгатьнең бер сәгатен вариатив өлештән алып, татар телен өйрәнүгә багышлыйлар һәм: “Ата-ана шулай хәл итте”, – дип акланалар. Бу – закон бозу, ягъни болай эшләү ата-ананың туган телне сайлап алу хокукын чикли.
*Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә бирү төп шарт итеп куелгач, мәктәп тә, ата-ана да чарасыз калды. БДИны татарча бирүгә укучының хокукы булырга тиеш. Аны тормышка ашырыр өчен, бүген мәктәпнең әзерлеге булырга тиеш, hәрбер фән буенча контроль-үлчәү материаллары булдырылырга тиеш. Хәзерге көндә бары тик татар теле hәм әдәбияты буенча гына контроль-үлчәү материаллары әзер, бу фәннәр буенча туган телдә имтихан бирергә була. Калган фәннәр буенча андый материаллар юк, аларны әзерләргә кирәк.
*Бүген татар баласының 68 проценты гына үз телен өйрәнә. Инде нишләргә? Тел өйрәтүне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Димәк, икетелле тәрбия системасы эшләнергә, белгечләр әзерләнергә тиеш. Моны берәү дә тыймый һәм бернинди закон да кирәк түгел. Тел белән кызыксыну әнә шулай кечкенәдән башланса, балага мәктәптә белем алу да ансатрак булачак.
*Мәктәп бусагасын атлап керүгә, баланы грамматика белән күмеп ташламаска кирәк. Без урыс һәм башка милләт балаларына дүртәр-бишәр сәгать татар теле укытып, имтихан бирдереп, аларның күңелен кайтарырга тиеш түгел. Кызганыч, федераль үзәк тә дәүләт телләре укыту стандартларын, методикасын эшләмәде. Дәүләт теле ул аралашу, аңлашу өчен кирәк. Менә без, көрәшеп-талашып дигәндәй, урыс балаларына мәҗбүри рәвештә татар теле буенча төпле бирем бирергә тырыштык. Ә нәтиҗәсе нинди? Балаларның нибары 0,7 проценты гына татар телен үзләштерә алды.
*Бүген шактый мәктәпләрдә фәннәр федераль экспертиза узмаган, ягъни законсыз дәреслекләр буенча укытыла. Бер китапка экспертиза уздыру 1,5-2 млн сумга төшә һәм ул – шактый катлаулы процедура. Хәзер экспертиза үткәрүнең яңача тәртибе эшләнде һәм ул шактый җиңеләйтелгән.
*Туган телләрне өйрәнү буенча яңа концепция дә эшләнде. Шуның буенча федераль дәүләт стандартлары булдырылачак. Заманга автомат рәвештә ияреп бармыйча, мәгариф системасындагы һәр үзгәрешне күзәтеп, алдан чарасын күрергә өйрәнергә кирәк.
Риман Гыйлемханов әзерләде