Татар китабы укучысына нинди юллар белән барып җитә? Китап чыгару – чыгымлы эшме, төшемлеме? Бу һәм башка сорауларга Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин җавап бирде. Әңгәмә коруның җитди сәбәбе дә бар. 22 июльдә Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула.
– Әүвәл моннан йөз ел элек басылган беренче басма китапларны искә төшерик әле. Алар нинди эчтәлектә булган?
– Татарстан китап нәшрияты ул вакытларда күбрәк җыентыклар әзерләгән. Тик бу нәшрият оешканчыга кадәр татар китабы басылмаган дигән сүз түгел. Татар китабы күпкә өлкәнрәк. Чөнки безнең халык гомер-гомергә китаплы, белемле булган. Нәшрият оешу – заман таләбе. Ул вакытта бик күп төбәкләрдә Мәскәү филиалы буларак басмаханәләр барлыкка килгән. Дөрес, аңа кадәр дә шәхси нәшриятлар булган һәм алар уңышлы гына эшләп килгәннәр. Бу уңайдан элек-электән китапка битараф булмаган меценатларны искә алыйк. Бүген менә шушы традиция саекты кебек. Үзебез нәрсәдер эшләмибез икән, безнең өчен кем эшләп бирер? Мәдәниятне күтәрә алырдай эшләрдә активрак катнашасы иде.
Татарстан китап нәшриятына килгәндә, аңа яшәргә дәүләт ярдәм итә. Ә бу ярдәм бик күп төбәкләрдә юк. Дәүләт ярдәме Татарстанда, Башкортстанда һәм Якутиядә генә каралган. Ләкин мәдәният, тел язмышын дәүләткә генә калдырмаска иде. Һәр кеше үз-үзенә, ә син моның өчен нәрсә эшләдең, дигән сорауны бирсен иде. Һәр кешегә меценат булырга да кирәк түгел. Балаларыңа дөрес рухи тәрбия бирү дә татар китабы өчен зур ярдәм була ала.
– Яшерен-батырын түгел, китап укучы саны елдан-ел кими бара. Татар китабының киләчәге нинди булыр? Тагын берничә дистә елдан аны укучы калырмы?
– Китап укучыларның саны кимүнең сәбәпләре төрле. Телевидение барлыкка килү, хәзер инде тормышыбызга интернетның үтеп керүе укучыны, чыннан да, китаптан беркадәр аерды. Әмма басма китапның укучысы беркайчан да бетмәячәк. Дөрес, халыкның бер өлеше электрон китап укыр, аудиокитап тыңлар. Укучыларны югалтмас һәм өстәмә аудитория булдыру өчен, аудиокитаплар чыгаруга алындык та инде без. Ә укучылар саны дигәндә, 2000–3000 тираж белән чыккан китаплар үз укучысын таба. Димәк, бер китапны шул санда укучылар укый. Бу инде ихтыяҗның барлыгын һәм даими булуын күрсәтә.
– Укучыны өйрәнү җәһәтеннән мониторинглар үткәреп торасыз. Аның иҗтыяҗы ничек үзгәрә? Элек халыкны нинди китаплар кызыксындырган, хәзер күбрәк нәрсә укырга ярата?
– Бу сорауга берьяклы гына җавап биреп булмый. Чөнки аудитория бик төрле. Мәсәлән, Айдар Сәхипзадиновның “Провинциал” дигән китабы “Ел китабы” бәйгесендә җиңеп чыкты. Бу – китапханәләрдә иң укылышлы китап әнә шул булган дигән сүз. Әмма кибетләрдә “Провинциал” начар сатылган. Китап сәүдәсе дигәннән. Дәүләт субсидиясе ярдәмендә без китапны үзкыйммәтеннән арзанрак бәягә сата алабыз. Шуңа күрә татар китабы Мәскәү китаплары дәрәҗәсендә кыйммәт түгел. Әйтик, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләренә беренче иллюстрацияләрне нәшрият рәссамы Байназар Әлменов ясаган. Ул рәсемнәрне безнең әти-әниләр, өлкән буын яхшы хәтерли әле. Без Байназар Әлменов бизәгән менә шушы китапны яңадан чыгардык. Аның бәясе 70 сум иде. Мәскәүдә мондый сыйфаттагы китапны 500 сумнан кимрәккә табып та булмый. Дөрес, кыйммәтле китаплар да бар. Болар – фотоальбомнар, сүзлекләр, бүләк китаплары.
– Без акрын гына китап бизәү өлкәсенә килеп кердек. Яшерен-батырын түгел, китап бизәү, бигрәк тә балалар китабы бизәлеше күп кешене канәгатьләндерми.
– Бу – четерекле тема. Мәсәлән, “Татар халык әкиятләре” китабын чыгарырга әзерлибез. Рәссам үз хезмәте өчен бик зур суммада акча сорый. Без ул чыгымнарны күтәрә алабыз. Ләкин бу китап бәрабәренә чиратта торган берничә китап чыкмыйча калачак. Шуңа күрә без баланс сакларга, китап санын киметмәскә тырышабыз. Гыйбрәтле бер мисал китерәсем килә. Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская әнисенең бөтен җырларын туплаган җыентык чыгарырга тели. Аңа бу эш өчен зур суммада гонорар каралган иде. Ләкин ул тиражны һәм сыйфатны тагын да арттыру бәрабәренә гонорардан баш тартты. “Миңа әниемнең мирасының киләчәккә тапшырылуы кыйммәт“, – ди. Бу ханым алдында баш иябез дими, ни дисең. Ә бит күпме акча бирәсең дип килеп сораучы варислар да бар… Юкса башка төбәкләрдә китап чыгару өчен автор үз кесәсеннән түли.
– “Мәгариф турында”гы канунга үзгәрешләр кертү нәшриятка тәэсир иттеме?
– Нәшрият Мәгариф министрлыгы заказы буенча дәреслекләрне эшли, бастыра һәм мәктәпләргә тарата. Бүгенгә кадәр министрлыкның заказы даими рәвештә бар. Дәреслекләр буенча белгечләребез җитәрлек һәм без дәреслекләргә карата теләсә нинди заказны үтәргә әзер. Штаттан тыш ярдәм итәргә әзер булган белгечләребез дә бар. Болар – галимнәр, мәктәпләрдә эшләүче укытучылар һәм башкалар.
– Сез – китаплы гаиләдә үскән кеше. Бирегә эшкә алынганда, иң әүвәл нинди үзгәрешләр кертү турында уйландыгыз? Горурланырлык дип кайсы проектны аерып әйтә аласыз?
– Нәшрият белән беренче танышуым “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгән чакта булды. Миңа рәссамнар белән очрашып, стена календаре өчен кечкенә очерклар әзерләү биреме бирелгән иде. Сез әйткәнчә, китаплы гаиләдә үскәч, нәшриятка тартылу табигый булгандыр инде. Биредә язучыларның эшләве дә аны зыялылар үзәгенә әверелдерә иде. Хәзер дә шушы традицияне дәвам иттерәбез. Бүген нәшриятта Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах эшли.
Китаплар күп иде… Кечкенә чакта хәтта Роберт Миңнуллинның улы белән, кайсыбызның өендә китап күбрәк дип бәхәсләшкән дә булды. Аларда күбрәк булып чыкты. Элек бит китап җыю модасы да бар иде. Китап сүзе исә үземне белә башлаганнан бирле аңыма сеңде. Моның өчен әниемә (шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова – ред.) рәхмәт. Бик бәләкәй чакта үзе укыды, китапны яратырга өйрәтте. Мин – әнинең күпчелек шигырьләренең беренче тыңлаучысы да. Хәзер дә шигырь укырга яратам. Ә инде горурланырлык дип эш-гамәлләрнең берсен дә аерасы килми. Соңгы нәтиҗәле проектларның берсе – аудиокитаплар әзерләү, мәсәлән. Татарстан китап нәшрияты узган ел Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аудиокитаплар яздыра башлады. Аудиокитаплар исемлеге мәшһүр әдипләребезнең иң билгеле әсәрләреннән төзелде, алар арасында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан, Мөдәррис Әгъләм һәм башкалар бар. Бүген сайтка барлыгы 184 сәгать озынлыкта яздырылган 51 аудиокитап урнаштырылды. Ел азагына хәтле барлыгы 746 сәгатьлек аудиокитаплар яздыру күздә тотыла. Аудиокитапларны MP3-форматны уйната алырдай җайланмада бушлай тыңларга һәм бушлай үзеңә күчереп алырга мөмкин. Быел бу проектка кушылырга теләк белдергән партнерларыбыз да пәйда булды, мәсәлән, “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы. Әлеге программа китап сөючеләргә Гамил Афзал һәм Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен тыңлый алу мөмкинлеге бирде.
Эшчәнлеккә тукталганбыз икән, нәшриятта миңа кадәр эшләгән барлык җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Алар – китап эшен саклаган, бүгенгәчә китереп җиткергән шәхесләр. Нәшрият – бик катлаулы оешма ул. Читтән караганда гади һәм җайлы тоелса да, аның үз нечкәлекләре, үзенчәлекләре бар. Безнең оешма дәвамчанлыкны кайгырта, үзенә кадрлар әзерли. Әйтик, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының график дизайн һәм нәшрият эше фәнни-укыту лабораториясе белән иҗади эшләребез байтак. Узган ел – ике, быел биш китапның бизәлешен студентлар эшләде. Нәтиҗәдә шактый кызыклы проектлар барлыкка килде. Чөнки яшьләр интернет мөмкинлекләрен, яңа технологияләрне оста файдалана, күзаллаулары да башкача. Мәсәлән, Ландыш Әбүдәрованың “Мандариннар” китабы шундыйлардан.
– 100 еллык юбилее уңаеннан, нәшрият укучыларына нинди бүләкләр әзерли?
– Юбилей елында күбрәк китап чыгару мөмкинлеген карадык. Әлбәттә инде, бу китапларны укучыга илтеп җиткерү юлларын да даими эзлибез. Тау Мөхәммәткә бармаса, Мөхәммәт тауга бара дигәндәй, сатучы китап алырга кибеткә килми икән, без аңа үзебез илтеп бирәбез. Сүз уңаеннан, Казан үзәгендәге Бауман урамында ике кибетебез бар һәм алар табышлы эшлиләр. Әмма максатчан аудитория калаларда түгел, авылларда. Шуңа күрә һәр районга барып, китап бәйрәме үткәрүне максат итеп куйдык. Быелдан без әлеге эшне Язучылар берлеге белән бергәләшеп алып барачакбыз. Инде республиканың күпчелек районнарын йөреп чыктык. Иң сөендергәне – китап сатып алучылар бар!
- Быел нәшер ителә торган берничә китап:
Мөхәммәт Мәһдиевнең 10 томлыгы
Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгы
Галиәсгар Камал пьесалары
Александр Пушкин әсәрләренең татар теленә тәрҗемәсе
Шәриф Камалның “Буранда” исемле әсәрләр җыентыгы
Илфак Шиһаповның “Кеше эзлим” китабы
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова