Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда комсомолның 100 еллыгы уңаеннан район комсомолы әгъзалары, аның 1 нче, 2 нче секретаре вазифаларын башкарган шәхесләр белән очрашу булды.
“1969 елны Казанбашка экономист булып килдем. Шунда ук комсомол секретаре итеп тә сайладылар. Комсомол бригадалары яшьләрне дәртләнеп, җиң сызганып эшләргә өйрәтте. Төнге сәгать 1-2 дә кайтып, иртәнге 3-4 тә эшкә чыгып китүче егетләребез дә бар иде. Урып-җыю вакытында һәр техника, аеруча СК-4ләр эшкә чыгар алдыннан, иртә таңнан майлауны таләп итә. Колхоз рәисе булып “Свердлов” колхозына килгәч безнең рәис бөтенләй йокламый икән, дигән сүз дә чыгардылар. 1970 елның Ленин бабайның тууына 100 ел тулуны зурлап бәйрәм иткән хәтердә. Бу бәйрәмнең яшьләрне оештыру, бергә туплау өчен ярдәме гаять зур булды.
Ленинның “Укырга, укырга һәм укырга!” дигән сүзләрен яхшы беләбез. Әмма аның Коръәннән алынганын күпләр белми. Мөхәммәт пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Коръән иңгәндә иң беренче сүзләр укуга өндәүдән гыйбарәт була. Ленин – бик гыйлемле кеше. Әлбәттә, ул Коръәнне, хәдисләрне, Мөхәммәд пәйгамбәребезне (с.г.в.) өйрәнгән. Комсомол уставында тәрбия турында бик күп сүзләр әйтелгән. Яшьләр оешмасы булган комсомолның нигезе тәрбиягә, гаилә һәм җәмгыятьтә үзеңне күркәм, матур итеп итеп тоту принципларына корылган иде. Гаилә ул дәүләтнең нигезе, дип өйрәндек без. Ислам дине дә гаилә тәрбиясе, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, гомумән, барлык кеше белән күркәм, гадел, дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Комсомолда тәрбияләнгәннәр дә кеше белән яхшы мөнәсәбәттә яшәде, илгә игелекле гамәлләр кылуын әле дә дәвам итә. Аллаһы Тәгалә Сезгә матур итеп яшәргә насыйп әйләсен!” – дип сөйләде хәзер Өчиле авылының имам-хатыйбы булып эшләүче Илдус хәзрәт Зыятдинов.