tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илебез батырының әнисе белән очрашу
Илебез батырының әнисе белән очрашу

Илебез батырының әнисе белән очрашу

Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәге каршында эшләүче җәйге сәламәтләндерү лагеренда якташыбыз, Россия Герое Раушан Абдуллинга багышланган «Себер егетенең батырлыгы гасырларда яшәячәк» дигән темага хәтер сәгате узды. Балалар өчен Раушанның шәхси әйберләре, аның турында газета-журналларда басылган мәкаләләр, фото-рәсемнәре, Мактау кәгазьләреннән күргәзмә оештырылган иде. Чараны балалар үзәге хезмәткәре Наисә Гайнельянова алып барды. Кунакларны балалар үзәге җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова җылы сәламләп, рәхмәт белдерде, балаларны Раушанның әнисе Гөлфрүз Сергей кызы һәм абыйсы Шәүкәт Мөхәммәд улы белән таныштырып китте. Очрашуга «Держава» махсус хәрби операциясендә катнашучыларның Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, махсус хәрби операциядә катнашучы Олег Ямпольский, Төмән өлкәсе Россия халыклары ассамблеясе әгъзасы Николай Герасимов, Төмән шәһәр Думасы депутаты Есенгалий Ибраев да килделәр.

Олег Ямпольскийның чыгышы эчтәлекле булды. Ул махсус хәрби операциядә булганда, Төмән мәктәбе укучысыннан килгән хатны бүген дә кесәсендә кадерләп саклаганын әйтеп, хатны укып та ишеттерде. Һәм егетләр үзләре язган җырга төшергән клипны карарга тәкъдим итеп, кунакларны гына түгел, кайбер балаларны да елатты. Чыгыш ясаучылар Гөлфрүз Абдуллинага ил батыры тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт әйтеп, баш иделәр. Наисә Камил кызы балаларны Раушанның 20 еллык тормыш юлы белән таныштырды, аннары алар балачагы турында төшерелгән видеороликны карадылар.

Гөлфрүз Сергей кызының улы турында сөйләгәннәрен балалар зур игътибар белән тыңладылар, кызыксынган сорауларына җавап алдылар. Шәкирә Шәрәфетдинова ил батырының әнисенә багышлап «Әнием» дигән матур җыр башкарды. Аннары Гөлфрүз Сергей кызына Гөлнара Сәгыйтова лагерь балаларының Раушанны ясаган рәсемнәреннән төзелгән альбомны һәм чәчәкләр бүләк итте. Балаларның рәсемнәрен карап, бик мактады һәм аларга үгет-нәсихәт итеп: «Балалар, хәзер сезгә тырышып укырга, әти-әниләрегезне, укытучыларны тыңларга, әйткәннәрен үтәргә, ә егетләргә – спорт белән шөгыльләнергә, үзләрен физик яктан чыныктырырга кирәк. Сезнең артта туган илебез булганын беркайчан да исегездән чыгармагыз!» – диде Геройның әнисе.

27-73-25

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: балалар кунаклар белән.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*