tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илебез имин, күкләр һәрчак аяз булсын
Илебез имин, күкләр һәрчак аяз булсын

Илебез имин, күкләр һәрчак аяз булсын

2025 ел – безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үттек. Миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яуланган Җиңү көне – изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга ничәмә-ничә дистә еллар үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.

Район үзәгеннән – Атюрьево авылыннан 20 км ераклыкта урнашкан Большой Шуструй авыл җирлеге составына 4 торак пункт керә: Большой Шуструй авылы, Малый Шуструй авылы, Усть-Рахмановка авылы, Татар Тенишево авылы. Әлеге административ берәмлектә барлыгы 463 кеше яши. Алар, барысы бергә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәмгә нык әзерләнделәр: төрле-төрле чаралар үткәрделәр. Рәсемнән күренгәнчә (беренче фотода – Большой Шуструй, икенчесендә – Усть-Рахмановка) 9 май көнне митингны тантаналы рәвештә үткәрәләр. Ике авылда үткән чараны администрация җитәкчесе Иван Александрович Любушкин ачып җибәрә һәм якташларының батырлыгы, безгә аяз күк йөзе бүләк иткән тыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Батырларыбызның якты эзе онытылмасын, киләсе буыннарга да патриотик үрнәк булып барып ирешсен.

Тагы Роза Сәит кызы Макарова, Римма Шамиль кызы Теркулова, Раиса Васильевна Чудина, Роберт Фәрит улы Иртуганов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар, ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләделәр. Чараны йомгаклап, Абдул-Ахать Абдрахман улы Теркулов белән Алиулла Азизулла улы Алтышев авылдаш батырларына дога кылдылар.

Ветераннарыбыз мәхәббәт һәм кайгырту белән әйләндереп алынган. Аларның тарихларын һәм батырлыкларын истә тоту, хөрмәт итү һәм сөйләү – ул вакыт белән юылмас һәм бетмәс-төкәнмәс ихтирам, фронтовиклар буынына тирән рәхмәт белдерү. Большой Шуструй авыл җирлегендә бүгенгә бер ветеран да исән калмаган. Тик сугыш баласы статусын йөрткән (1932нче елда туган) Иван Васильевич Ямщиков бәйрәм чарасында катнашкан. Тумышы белән ул шул ук районның Курташка авылыннан. Хәрби хезмәттән кайткач, Иван Васильевич Усть-Рахмановка авылына агроном буларак килә һәм гомер буе шул авылда яши. Рәсемдә Большешуструй администрациясе җитәкчесе урынбасары Сәидә Абдул-Ракип кызы Байбекова Бөек Җиңү көне белән Иван Васильевич Ямщиковны котлый һәм җылы сүзләр юллый.

Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның тән яралары төзәлсә дә, җан яралары мәңге сызлар, сыкрар. Газиз уллары, ирләре яу кырында ятып калган толларның йөрәкләре сулкылдавы, сугыш елы балаларының әрнү-сагышлары да онытыла торган түгел. Болар барысы да күпмилләтле халкыбыз йөрәгендәге төзәлмәс яра булып яна… Атюрьево районы Большой Шуструй – Кыштыру административ берәмлеккә кергән татарларыбыз да ихластан ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү көне белән котлап дөньяларыбызда тынычлык урнашып, илебез имин, күкләр һәрчак аяз булсын дигән теләкләр телиләр.

 Наилә НАСЫРОВА

Чыганак:  “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*