tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илфат Фәйзрахманов: Почта мәтәлүе аркасында, вакытлы матбугатның язмышы кыл өстендә
Илфат Фәйзрахманов: Почта мәтәлүе аркасында, вакытлы матбугатның язмышы кыл өстендә

Илфат Фәйзрахманов: Почта мәтәлүе аркасында, вакытлы матбугатның язмышы кыл өстендә

Соңгы елларда Татарстанда һәм, гомумән Россиядә барлыкка килгән проблемаларның берсе – почта эшчәнлеге. Бу күренеш газеталарның тиражлары төшүгә дә китерә. «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов бу проблема бик борчый торган әйбер, дип белдерә.

«Безнең хәлләр башкаларныкы кебек. Башкаларныкы ничек – безнеке дә шулай. Почта мәтәлүе аркасында, вакытлы матбугатның язмышы кыл өстендә. Бүген бу яңалык түгел, бу – бишбылтыргы хәл. Мин инде төрле җыелышларда бөек трибуналардан чыгып сөйләдем, газеталарыбыз кая бара, нигә шулай эшсез күзәтеп торабыз, дип яздым, игътибар булмады. Почтаның мәтәлгәнен бөтен республика, бөтен Россия күзәтеп, килешеп торды. Бүген шуның нәтиҗәсен күрәбез.

Почта ябылуы – бер бәла, яңа бәяләр килде, алар әле тагын бәяләрне күтәрә баралар. Безнең белән шундый әшәке, басымчак килешүләр төзиләр. Подписка сентябрь аенда башлана, ә без шушы кампаниянең акчасын бары тик февральдә генә ала алабыз. «Безнең гәҗит» кебек басмалар Россиядә бик күп, ничә миллиард сумнар депозитта әйләнә, бу мәсьәләгә дә игътибарсыз кала. Көзге подписка – сентябрьдә, язгы подписка 1 апрельдән – мин ул акчаны июльдә алам, ай ахырында. Минем налоглар, хезмәт хакы түлисем бар, типографиягә түләргә кирәк. Безне шул хәтле кысалар, болар бетсен, катсын, дип куелган шартлар.

Бу темага сүгенмичә сөйләшә дә алмыйм, мине бик борчый торган әйбер. Алай түгел бит инде ул, болай түгел бит, почта белән дус яшәргә кирәк, дип утыралар, дус яшәп, шундый хәлгә төштек. Дус яшәргә калмас, болай булса.

Дөресен әйткәндә, бу темага язып, сөйләп, кычкырып арыдым, вакытында ул берәүгә дә кирәк булмады. Хәзер инде вакытлы матбугатның соңгы еллары, соңгы көннәре дип уйлыйм. «Безнең гәҗит» әле азмы-күпме үз хисабына җан асрый ала. Хәзер яңа бәяләр белән газетага яздыру 1 мең сумнан да артып китәчәк. Без, тукта, ябылабыз бит, дип, барлык эчке резервларны эшкә җиңәбез. Шәхси газета тотучылар – алар эшмәкәр түгел бит, ә барлык салымнарны без эшмәкәрләр шикелле түләргә мәҗбүр. Теләсә нәрсә сатучылар да шушы салымнарны түли, без дә.

Хәзер аны төзәтеп булмыйдыр инде, почталар ишелеп бетте. Бу мәсьәләдә, мөгаен, сезгә соңгы интервьюым булыр, почта хәлләре турында. Башка бер җирдә дә бу хакта сөйләмим. Газетамда язам, бу хакта укучыларыма аңлатам вазгыятьне. Татарстан почтасы мөстәкыйль булган вакытта бар әйбер дә рентабельно эшләде. Татарстан почтасы үзәккә кушылгач – шулай булды.

Безнең авылда почтальон – бик җаваплы, өлкән яшьтәге ханым. Шушы өлкән яшьтәге кешеләр почтадан чыгып беткәч, почта тукталыр. 6 меңгә кем йөрсен, алар шуның хәтле аз хезмәт хакы ала бит. Әле шуның өстенә һәр көн орышып торалар, товар сатмыйсың, дип. Ни өчен аларны срогы чыккан, сыйфатсыз әйберләр саттыралар. Әле ул – кибеттәгегә караганда күпкә кыйммәтрәк бәядән», – ди ул.

Хат ташучылар һәм татар газеталары мөхәррирләре белән «Интертат»

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*