Төзелеш өлкәсендә эшләүче Илгиз Әбдрәкыйпов XVII “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында 10 нчы мәртәбә катнаша. Форумны 2024 елның 16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын эре татар эшмәкәре катнашында оештыра.
– Әлеге форумнан яңалыклар, яңа танышлар, үзара аралашу һәм төрле яклап камилләшүне көтәбез. Делегатлар белән гадәттә төзелеш сәнгате турында фикер алышабыз, – диде Илгиз Әбдрәкыйпов.
Белгәнебезчә, төзелеш өлкәсе регион икътисады өчен зур әһәмияткә ия. Төзелеш өлкәсендәге эшмәкәрләр инфраструктураны формалаштырып кына калмыйча, гражданнарның уңайлы тормышы һәм эше өчен шартлар да тудыралар. Форумның программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә сәфәрләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать объектларына бару бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.