tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиковны котлыйбыз.
Илгиз Халиковны котлыйбыз.

Илгиз Халиковны котлыйбыз.

Агымдагы елның 3 июлендә Илгиз Илдар улы Халиков Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры итеп билгеләнде.

2019-2022 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасында эшләгән Илгиз Халиков милли җанлы, тәҗрибәле оештыручы булып хезмәттәшләре һәм Россия регионнарындагы милләттәшләребез арасында абруй казанган талантлы шәхес.

Илгиз Халиков 1983 елның 27 августында Башкортстанның Стәрлебаш авылында туган. «Татар һәм рус теле укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогика академиясен тәмамлаган. 2008 елда диссертация яклаган.

Хөрмәтле Илгиз Илдар улы, Бөтендөнья татар конгрессы коллективы исеменнән Сезгә яңа эшегездә уңышлар, киләчәктә дә милләтебезгә тугры булып, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбыз өчен хезмәт итүегезне телибез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*