Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.
«Безнең барыбызның да күңелендә йөрткән уй-фикерләрне Президентыбыздан да ишетү, әлбәттә, зур өметләр уята. Димәк, республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә. Хәзер шул хыялларны тормышка ашыру өчен һәрберебез үз урынында хәленнән килгәнне эшләргә тиеш», — дип әйтте Илгиз Зәйниев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугатта басылып чыккан мөрәҗәгатендә татар халкының үзаңы, милләт киләчәге турында фикерләрен җиткерде.
Татар зыялылары Татарстан Президенты мөрәҗәгатен уңай кабул иттеләр.