Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.
Зона этаплары 17-23 нче мартта Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә узачак. Конкурс «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителгән, шуларның 19 ы — Россия Федерациясенең башка субъектларыннан.
Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.