tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры узды
«Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры узды

«Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Илһам чишмәсе» исемендәге III төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры узды.

Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе И.Г. Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Бәйгенең төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

Жюри әгъзаларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сәламләде, аларга уңышлар теләде. Быел бәйгенең Бөтенроссия күләмендә уздырылганын ассызыклап үтте.

Быел катнашучылардан 100 дән артык гариза кабул ителгән. Алар 6 яшьтән 9 яшькә кадәр; 10 яшьтән 12 яшькә кадәр; 13 яшьтән 16 яшькә кадәр; 17 яшьтән 21 яшькә кадәр яшь категоряләрендә каралды. Катнашучының башкару осталыгы (вокаль алым, эмоциональлек, артистлык, башкару үзенчәлеге); музыкаль бизәлеш, костюмнар сайлау үзенчәлегенә төп игътибар бирелде.

Катнашучыларны җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина,  музыкант-аккомпаниатор, виртуоз баянчы, Татарстанның атказанган артисты Азат Халимов, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы Алинә Кәримова, җырчы, ТНВ каналында «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын алып баручы Азат Каримов, ООО “Меги”компаниясе генераль директоры, бәйгенең оештыручысы һәм меценаты Илдар Гамиров, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы советы һәм оештыру комитеты әгъзасы Миләүшә Гамирова, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, «Илһам чишмәсе» бәйгесенең оештыру комитеты әгъзасы Алмаз Нургалиев бар.

Бәйгенең II турына 21 катнашучы  узды. Ул Сарман  муниципаль районы җирлегендә 2023 нче елның февраль аенда оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*