“Илһам чишмәсе” исемендәге VI Төбәкара җыр бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Аны Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман җирлегендә туып-үскән Гамировлар гаиләсе. Ул инде 6нчы тапкыр уза.
Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе И.Г. Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Аның төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.
Бурычлары: яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; иҗади үсеш, җыр осталыгын камилләштерү максатыннан укучыларга шартлар тудыру; җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм үстерү.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм видеоязмалар 2026 елның 25 гыйнварына кадәр кабул ителә.
27 гыйнварда Бөтендөнья татар конгрессында аның 1нче этабы үтә. Аннан узган конкурсантлар 20 февральдә Сарман районында 2 этапта катнаша. Мәртәбле жюри тарафыннан бәяләнеп, урыннар билгеләнә. Чара җиңүчеләр катнашында Гала-концерт белән тәмамлана.
“Илһам чишмәсе” исемендәге VI төбәкара җыр бәйгесе нигезләмәсе: