tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ» ИСЕМЕНДӘГЕ V ТӨБӘКАРА ҖЫР БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ
«ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ» ИСЕМЕНДӘГЕ V ТӨБӘКАРА ҖЫР БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

«ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ» ИСЕМЕНДӘГЕ V ТӨБӘКАРА ҖЫР БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘ

  • Нигезләмә «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең (алга таба – Бәйге) максатларын һәм бурычларын, шартларын һәм үткәрү тәртибен билгели.
  • Бәйге татар халкының бөек җырчылары исемен мәңгеләштерү һәм аларның репертуарларын халкыбызга кайтару йөзеннән үткәрелә.

 

2. БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

Бәйгенең төп максаты: татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебез һәм шул чор җырчыларыбызның җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.

  • Бәйгенең бурычлары:
  1. яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү;
  2. иҗади үсеш өчен шартлар булдыру;
  3. җыр осталыгын камилләштерүдә һәм иҗади үсеш өчен укучыларга шартлар тудыру;
  4. җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү.

 

3. БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ КОМИТЕТЫ

Бәйгене оештыручылар:

  • Бөтендөнья татар конгрессы;
  • Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты;
  • «Меги» ачык иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге Илдар Өнип улы Гамиров һәм Ильвар Альберт улы Мөхлисуллин;
  • Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы;
  • “Оста” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте;
  • “Җыен” Фонды;
  • МБӨББУ «И.Г. Шакиров исемендәге СБСМ»;
  • “Тәртип” радиосы.
  • Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, «Меги» ачык иҗтимагый оешмасы, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Оста” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте; “Җыен” Фонды, МБӨББУ «И. Г. Шакиров исемендәге СБСМ» вәкилләреннән торган комитет оештыра (алга таба – Оештыру комитеты). Мәгълүмати партнер – “Тәртип” радиосы.
    • Оештыру комитеты Бәйгенең Жюри составын раслый.

Жюрига мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре керә.

 

4.БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ ҺӘМ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

Бәйге 2 номинациядә үткәрелә.

    • 1 номинация (Илһам Шакиров җырлары).

Катнашучы татар телендә Илһам Шакиров репертуарыннан 2 җыр башкара:

  • Татар халык җыры;
  • Татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җыр.

Номинациядәге яшь төркемнәре:

  • 6 яшьтән 9 яшькә кадәр;
  • 10 яшьтән 12 яшькә кадәр;
  • 13 яшьтән 16 яшькә кадәр;
  • 17 яшьтән 21 яшькә кадәр;

 

  • 2 номинация (Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова җырлары).

Катнашучы татар телендә Әлфия Авзалова һәм Зифа Басыйрова репертуарыннан 2 җыр башкара:

  • Татар халык җыры;
  • Татар композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән җыр;

Номинациянең яшь чикләве: 6 яшьтән 21 яшькә кадәр.

 

Бәйге эшләренә таләпләр:

  • катнашучы бер номинациядә генә катнаша ала;
  • катнашучының башкару осталыгы (вокаль алым, эмоциональлек, артистлык, башкару үзенчәлеге);
  • музыкаль бизәлеш, костюмнар сайлау (үзенчәлек һәм сайланылган җырга туры килү.

 

Бәйгедә катнашу бушлай.

Гаризалар һәм конкурс материаллары 2025 елның 10 гыйнварына кадәр [email protected] электрон почта адресы буенча кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен җибәреләсе хат-гариза эчтәлеге:

  • гариза (кушымта №1)
  • катнашучы башкаруындагы Бәйге таләпләренә туры килгән 2 җыр видеоязмасы (h264, mp4, mpeg2, mov видео форматта);
  • катнашучының фотосурәте (портрет, JPEG форматында);

 

Бәйге ике этапта уздырыла һәм Гала-концерт белән төгәлләнә.

  • 1нче этап – сайлап алу туры. Жюри әгъзалары катнашында, онлайн-режимда (Бәйгедә катнашучылар чыгышын видеодан карау) үткәрелә. 2 нче этапка узучылар исемлеге Бәйгенең Оештыру комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә урнаштырылачак (https://vk.com/public218349984).
  • 2 нче этап – (Финал) Сарман муниципаль районы җирлегендә 2025нче елның 21 февралендә оештырыла. Финалны үткәрү вакыты һәм урыны Бәйгенең Оештыру комитеты, “Тәртип” радиосының социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә  һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтындаtatar-congress.org күрсәтеләчәк. Шулай ук V Төбәкара “Илһам чишмәсе” исемендәге җыр бәйгесе кысаларында Республикакүләм “Сарман ягы – илһамлы як” дигән темага фәнни-гамәли конференция, “Илһам бирүче Илһам” эссе бәйгесе, Илһам Шакиров җырлары буенча анимацион роликлар бәйгесе үткәрелү планлаштырыла.

 

Катнашучы тарафыннан Бәйге кагыйдәләре тиешенчә үтәлмәгән очракта, Оештыру комитеты алга таба аны Бәйгедә катнаштырмаска мөмкин.

  • Бәйге буенча туган сорауларны [email protected] электрон почта адресына юлларга мөмкин.

Жюри әгъзаларының карары Беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый һәм аңа карата шикаять бирелми.

 

5. НӘТИҖӘЛӘР ЧЫГАРУ ҺӘМ БҮЛӘКЛӘҮ

Жюри карары нигезендә Бәйге җиңүчеләренә Гран-при, I, II, III урыннар билгеләнә.

Гран-при, I, II, III урын яулаган Бәйге җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.

 

«Илһам чишмәсе» исемендәге

V Төбәкара җыр бәйгесе

  1. Катнашучының исем, фамилиясе (төркемнең исеме): ______________________________________________________________________
  2. Катнашучының яшәү урыны:________________________________________
  3. Катнашучының яше (яшь төркеме):___________________________________
  4. Катнашу номинациясе: ______________________________________________
  5. Башкарачак әсәрләре (авторлары):
  • ____________________________________________________________________
  • ____________________________________________________________________
  1. Укыган мәктәбе:_____________________________________________________
  2. Җитәкчесе:__________________________________________________________
  3. Элемтә өчен телефон:_________________________________________________
  4. Концертмейстер:_____________________________________________________

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*