tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең II этабы һәм йомгаклау кичәсе узачак
“Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең II этабы һәм йомгаклау кичәсе узачак

“Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең II этабы һәм йомгаклау кичәсе узачак

21 нче февраль көнне Татарстан Республикасының Сарман районы җирлегендә “Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең II этабы һәм йомгаклау кичәсе узачак. I этабы 15 гыйнвар көнне Казанда, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында узды. 

Елдан – ел бәйгенең географиясе киңәя, дәрәҗәсе күтәрелә. 1 чит ил (Мисыр) 15 регион һәм Татарстанның 35 район һәм шәһәрләреннән 6 яшьтән алып 21 яшькә кадәр яшьләр катнашты. Барысы бу елны 206дан артык гариза килде. II турда 33 бала катнаша, ә инде лауреатлар, ягъни урыннарга лаек булган балалар, гала-концертта чыгыш ясыйлар.

“Илһам чишмәсе” исемендәге V Төбәкара җыр бәйгесенең кысаларында Сарман муниципаль районы җирлегендә уздырылган Республикакүләм «Илһам бирүче-Илһам» эссе бәйгесе, «Илһам нуры» яшь рәссамнар бәйгесе һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча төшерелгән анимацион ролик бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү дә йомгаклау кичәсенә тәгаенләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*