Бүген, 21 февраль көнне, “Илһам чишмәсе” исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы узды.
Бәйгенең төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы И.Г. Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү.
Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Алар рәтендә җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, легендар җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗәнова, җырчы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, режиссер, халыкара конкурслар лауреаты Алмаз Нургалиев, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы советы һәм оештыру комитеты әгъзасы Миләүшә Гамирова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, танылган татар җырчысы, халыкара бәйгеләр лауреаты, Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты Идрис Газиев кебек мәшһүр шәхесләребез бар иде.
Бәйге оештыручылары үз алдына яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү; иҗади үсеш, җыр осталыгын камилләштерү максатыннан укучыларга шартлар тудыру; җыр иҗатына сәләте булган яшьләрне барлау, таныту һәм үстерү кебек бурычларны куя.
Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Җыен” фонды оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман җирлегендә туып-үскән Гамировлар гаиләсе. Бу бәйге инде 5нче ел үтә, ә беренче ике елын Гамировлар гаиләсе Сарман җирлегендә үткәреп килделәр.