Бүген, 27 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Илһам чишмәсе» исемендәге VI төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза. Анда мәртәбәле жюри әгъзалары җыелып, конкурска килгән язмаларны тыңлый, бәяли.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашып, жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләре белдерде һәм уңышлар теләде.
Быел әлеге бәйгедә 7 регион һәм 24 район катнаша. 100дән артык гариза килгән. Чит илләрдән – Германия һәм Казахстаннан да катнашучылар бар.
Төбәкара җыр бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештыра. Бәйгенең төп иганәчеләре – Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы. Ул быел 6нчы тапкыр уздырыла.
Бәйге РСФСРның, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе Илһам Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Аның төп максаты – татар милләтенең легендар җырчысы иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, бөек шәхесебезнең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү.
Беренче этаптан узган конкурсантлар 20 февральдә Сарман районында 2 этапта катнаша. Мәртәбле жюри тарафыннан бәяләнеп, урыннар билгеләнә. Чара җиңүчеләр катнашында Сарман мәдәният сараенда оештырылган Гала-концерт белән тәмамланачак.






