tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илһам чишмәсе” катнашучылары Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салдылар
“Илһам чишмәсе” катнашучылары Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салдылар

“Илһам чишмәсе” катнашучылары Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салдылар

Бүген, 21 февраль көнне, “Илһам чишмәсе” исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы башланды.

Бәйге катнашучылары Илһам Шакировның туган авылы – Тукай районы Яңа Бүләктә мәшһүр шәхесебезнең туган йортын карадылар һәм музеенда булдылар. Биредә алар шулай ук Илһам Шакиров бюстына чәчәкләр салдылар.

Бюст Илһам Шакиров музей йорты каршында урнашкан. Бюстның скульпторы — Санкт-Петербургтан Венера Абдуллина.

Илһам Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.

Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрә, ул башкарган әсәрләр, классик дәрәҗәдә булып, татар мәдәниятенең “алтын фонд”ын тәшкил итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*