tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров тууына 85 ел тулу уңаеннан, концерт программасы тәкъдим ителә
Илһам Шакиров тууына 85 ел тулу уңаеннан, концерт программасы тәкъдим ителә

Илһам Шакиров тууына 85 ел тулу уңаеннан, концерт программасы тәкъдим ителә

15 февраль көнне  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган зур концерт була.

Программа легендар җырчының иҗат дәверендә узган юлларын, гастрольләрен, чыгыш ясаган илләре – төбәкләрен истә тотып төзелгән. Концертта Казахстаннан Алишер Кәримов, Үзбәкстаннан Мансур Ташматов, Кыргызстаннан Аксай Мөхәмбәт уулу, Кырымнан Сәрвәр Кадыйров һәм Мәвилә Мөхтәримова, Алтайдан Радик Тюлюш, Курганнан Ярамир Низаметдинов, Мари -Элдан Станислав Шакиров, Башкортстаннан Сәгыйдулла Байегет, Татарстаннан Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Илдар Рәхимов, Алмаз Ахунов, Чулпан Йосыпова, “Казан егетләре” төркеме, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры , “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле катнаша. Концертны Фәнис Җиһанша һәм Зөлфия Вәлиева алып бара.

Илһам Шакировның вафатыннан соң, Татар дәүләт филармониясенә җырчының рояле тапшырылды. Рояль филармониянең амфитеатры каршындагы фойеда урнаштырылган. 2020 елның 16 гыйнварыннан  концертлар алдыннан рояльдә күренекле музыкантлар башкаруында Илһам Шакировның замандаш авторлары иҗат иткән әсәрләр, Илһам ага башкарган җырларның көйләре яңгырады. Әлеге музыкаль марафон “Илһам Шакиров рояле” дип аталды.

#ИлһамШакироврояле#музыкальмарафонын Татарстанның халык артисты, Татар филармониясе солисты Роман Чуйнов башлады, аннан эстафетаны Мария Аксенова, Айдар Вәлиев, Алсу Сөнгатуллина, Илдар Арсланов, Алсу Абдуллина, Айгөл Зәйнуллина, Татьяна Хафизова, Динә Хәкимова, Ильяс Камал, Чулпан Яркәева-Фәйзрахманова дәвам итте. 13 февральдә марафонга Сәйдәш Гарифуллин, 14 февральдә  –  Наил Таймасов һәм Динә Закирова кушылачак.

15 февральдә музыкаль марафон тәмамлана. Илһам Шакиров истәлегенә узучы концерт алдыннан рояльдә музыкантлар Миләүшә Хәйруллина, Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Роман Чуйнов, Мария Аксенова, Алсу Абдуллина, Ильяс Камал, Сәйдәш Гарифуллин, Илдар Арсланов һ.б. уйнаячак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*