Казан шәһәрендә Татарстан Язучылар берлегенең 90 еллык юбилее булып үтте. Әлеге матур чара Халыкара төрки әдәби фестиваль кысаларында оештырылган иде. Бу күркәм бәйрәмдә Ульяновск өлкәсе делегациясе дә олылап чакырылган кунаклардан булды.
Биредә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Шәфикъ Иматдинов, Рөстәм Арифуллин һәм Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Гөлсинә Ханәфи – Хәйретдинова катнашты.
Әлеге чара уңаеннан ун көн алдан һәр язучыга берлек тарафыннан чакырулар җибәрелде. Вакыты килеп җиткәч, без ерак араларны якын итеп, Казанга сәфәргә чыктык.
Бәйрәм тантанасы кичке сәгать алтыда гына башланганга, Казан шәһәре буйлап сәяхәт итәргә дә мөмкинлек булды. Без каланың Кремлендә күп тапкырлар булсак та, ул матурлыгы, хозурлыгы белән һаман үзенә тарта. Шуңа күрә биредә татарларның тарихы, сәнгате, архитектурасы белән тагын бер мәртәбә танышып чыгу күңелләребезне искиткеч матурлык дөньясына алып керде. Шушы хисләргә уралып, без татарның бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле алдына чәчәкләр салып, Казан Кремле буйлап йөрдек. Бөтен дөньяга танылган Кол Шәриф мәчетен, Сөембикә манарасын һәм башка матур корылмаларны карап тагын бер мәртәбә сокландык.
Аннары Мөштәри урамындагы 14 нче йортта урнашкан Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә булдык. Биредә каләмдәшләребез белән күрешкәннән соң, җылы итеп фикерләребез белән уртаклаштык. Танылган язучылар белән аралашып, вакыт сизелми дә үтеп китте. Без Короленко урамындагы “Тимерхан” ресторанына очрашуга юл алдык.
Анда Татарстан Республикасыннан тыш, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан һәм Россиянең Башкортостан, Саха (Якутия), Чувашстан, Дагестан, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкесс республикаларыннан әдипләр һәм язучылар килгән иде. Гомумән алганда, бу матур бәйрәмдә 350дән артык кеше катнашты.
Татарстан Язучылар берлегенең тарихы турында кыскача гына әйтеп үтү дә урынлы булыр. Бүгенге көндә берлектә 336 язучы бар. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960 нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. Соңгы елларда татар язучылары арасында буыннар алмашынуы күзәтелә. 336 язучының 180е – пенсия яшендә, ә 156сы – урта яшьләрдә. Каләм ияләренең уртача яше – 59 яшь. Язучылар берлегенең бүгенге көндәге вазыйфасы да татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлеш биреп, үзебезнең меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту. Язучылар берлеге әгъзаларына мөмкин булган кадәр социаль-көнкүреш ярдәм күрсәтү дә каралган.
Әлеге кадәр Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә Татарстан Язучылар берлегенең бүлекләре эшләп килде. Быел ул Ульяновск шәһәрендә дә ачылды һәм безнең өчен зур шатлык тудырды.
2021 елдан берлекнең идарәсен талантлы язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла җитәкли.
“Язучылар берлеге Советлар Союзы чорында Сталинның турыдан-туры күрсәтмәсе белән оеша. Әгәр ул Советлар заманында һәм хәзер дә уңышлы проект булмаса, бүгенге көнгә кадәр килеп җитә алмаган булыр иде. Ул үзенең ролен үти дип саныйм”,- диде Ркаил Зәйдулла әлеге юбилей кичәсендә.
Бәйрәм тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова һәм башка рәсми кунаклар юбилейга килүчеләрне чын күңелдән кайнар котладылар. Әлеге тантанада бик күп язучыларга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, Язучылар берлегенең олы бүләкләре тапшырылды. Юбилей кичәсе Татарстан Республикасының һәвәскәр артистлары, үзешчәннәренең искиткеч матур чыгышлары белән дәвам итте. Алар матур җырлар башкардылар, язучыларның әсәрләрен сәхнәләштерделәр.
Без әлеге зур чарада якташыбыз – Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” ансамбленең чыгышын тыңлап, тагын да сокландык. Соңыннан Рәсим белән якыннан аралашу, бергә фотога төшү дә зур истәлек булып калды.
«Тимерхан» ресторанында тәмле ризыклар, эчемлекләр тулы өстәлләр артында утырып, бәйрәм тантанасында катнашу күңелләргә чиксез рәхәт тойгылар өстәде. Татарстан Республикасының шәрәфле шәхесләренең чыгышларын тыңлау безгә зур гыйбрәт бирде. Ә тәнәфес вакытында аралашулар башка формада үтте. Татарстан язучылары шәхсән үзләре өстәлләребез янына килеп, безнең белән якыннан күрештеләр. Алар арасында Ркаил Зәйдулла, Камил Кәримов, Газинур Морат, Рәфис Корбан, Ләбиб Лерон, Рәмис Аймәт, Фәнил Гыйләҗев, Марат Закир бар иде. Бу интернет челтәрләрендәге күрешү түгел, ә күңелләргә илһам, дәрт бирә торган чынбарлыктагы җылы очрашу иде.
Бәйрәмнең икенче өлеше Әзәрбәйҗан, Казахстан, Кыргыстан, Үзбәкстаннан килгән кунакларның чыгышлары белән дәвам итеп, әдәби-музыкаль кичә буларак үтте. Анда төрле телләрдә җырлар, биюләр башкарылды һәм без бу артистларның чиксез талантларына баш идек.
Биш сәгатькә якын барган юбилей бәйрәме сизелми дә бер мизгел кебек бик тиз узды. Аны оештыруда, программасын бай итеп төзүдә Язучылар берлегенең зур тырышлыгын сиздек.
Бу күркәм очрашу безнең күңелләрдә озак сакланыр һәм язучылар белән элемтәбез тагын да ныгыр.
Татарстан Язучылар берлегенең 90 еллык юбилеена безне кунак итеп чакырган өчен берлек идарәсенә һәм аның рәисе Ркаил Зәйдуллага олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Рөстәм АРИФУЛЛИН,
Иске Кулаткы-Казан
Чыганак: emet73.ru