Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Әнкәсе белән әткәсе кушкан исемдә бит аның гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә Илнур -“Ил”,”Нур” – илгә, дөньяга нур сибүче. Ул ялкынлы шигырьләр мөгаллиме (авторы), үзәкләрне өзгеч моңлы тавышы белән авыр минутларда күңелләрне юатучы җырчы – композитор, эшмәкәр, иганәче, ХМАО – ның Когалым шәһәрендә гөр килеп эшләп торган татар – башкорт иҗтимагый үзәк “Нур” оешмасының җитәкчесе дә. Бер кешедә күпме төрле һөнәр, табигый талант – кыскасы күпләргә үрнәк шәхес.

Булачак җырчы егетнең балачагы, үсмер еллары табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Якуп авылында үтә. Шунда башлангыч белемне ала. Гаиләдә ике кыз, өч егет, ялгыз әни. Әнисе Язирә ханым мөгаллимә (укытучы), балаларга белем эстәрүче, бала күңеленә гыйлем-аң – белем нуры салучы. Зур хөрмәткә лаеклы ханым. 5 баласын ялгызы үстереп, изге җанлы итеп тәрбияләгән. Җәмгыятькә үтә дә тырыш балалар, зур шәхесләр тәрбияли. Кече яшьтән үк, әтисез калып, Илнурга бары 8 яшь була, әнисенең уң кулы, апа – сеңелләренә терәк -таяныч егет. Дөньяның ачсын кече яшьтән татып үскән егеткә менә шушы сыйфатлар аның тормыш юлына йогынты ясамый калмый.
Билгеле инде тормыш дәвам итә, мәктәпне укып бетергәч белем артыннан омтылу аны яраткан һөнәрен тирәнтен өйрәнергә θфе каласына илтә. Ике югары белемендә θфе шәһәрендә ала. Икенче югары белеме – укытучы. Ул вакытларда ук инде бәйрәм – кичәләрдә актив катнашып, акрынлап кына, тыйнак кына үз сәләтен, үз моңнарын халыкка бүләк итә башлый. Билгеле инде табигый моңга ия булсада, үзәкләрне өзәрлек итеп җырласа да башка җырчылар кебек эстрадага ияреп китми. Алданмый. Тормышта башка юлны сайлый.
Язмыш аны салкын Себер, Когалым шәһәренә китерә. Чит төбәктә татар – башкорт халкының күп булуы, аларның бер шәһәрдә яшәп бер оешмага җыеп берләштерүне ул үз алдына максат итеп куя. Татар – башкорт иҗтимагый оешмасына кушылып кулыннан 
Билгеле инде бу мәктәптә алар тел өйрәнү генә түгел милли бәйрәмнәр, кичәләр дә һәрдаим оештырып торалар. Шәһәркүләм оештырылган бәйрәм, чараларда актив катнашалар. Елда уздырыла торган “Сабан туй” бәйрәмен хәзер татарлар, башкортлар гына түгел башка милләт вәкилләре дә зур түземсезлек белән көтеп ала. Ару – талуны белмәгән егет үз якташларын, Татарстан Башкортостан шәһәрләрендә яшәп иҗат иткән танылып килә торган яшь талантларны кунакка чакырып зур залларда концертларын оештыра. Аларны Себер җирендә яшәгән милләтәшләренә, башка милләт вәкилләренә таныта.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аздыр. Соңгы вакытта Илнурның тагын бер сәләте ачылып килә, ул шигърият дөньясында йөзә. Үзенең остасы Р. Миңнуллин, А. Атнабаев һ. башкаларның иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан илһам алып шигъриятка китергән яшь шагыйрьнең хәзер инде үзе тудырган шигъри дөньясы. Ул бүгенгесе көндә үз иҗатын туплап беренче иҗат җимешен “Гашыйк җаным” дип исемләнгән китабын яза. Иҗаты белән танышып утырганда мин Илнурның эчке дөньясын шул шигъри юлларга салынган тирән эчтәлекле мәгънәви юллардан, табигый моң белән сугарылган моңлы җырларыннан аңладым. Аның бүгенгесе көндә иҗатын халык бик яратып, зур түземсезлек белән көтеп ала. Телевизор-радио, матбугат битләрендә, интернет челтәрләрендә бик еш яктыртып торалар. Танылган җырлар авторының халык яратып тыңлаган җырлары: “Синсез яшәү миңа нигә”, “Түземлелек кирәк”, “Китеп барам”, “Бүгенгенең белик кадерен” “Иң изге кешем, син, Әнкәй”, “Таң кояшы”,”Идел”, ”Пар наратлар”, “Төшләремә кердең”, ”Җылы сүз”, ”Умырзая”, “Нәрсә булды сиңа бүген?”, ”Туган көн”, ”Сукмагымны оныт, бутама!”, ”Онытыласым килә”, ”Әйтми китмә, дидең” һәм башкалар. Җырның авторларыда бит күренекле көчле язучы шагыйрә ханымнар, А. Вәлиуллина, Г. Айзат-Гиниятуллина, Л.Гайнутдинова, Г.Рашитова, Р.Тимерова, В. Мәхмүтова һ.б.

Булса да күп илләр,
Тарта туган җирләр,
Кайтыр юлга якты нур сибеп.
Туган якта, хәтта,
Таный кебек таллар,
Күләгәли алар хәл биреп.
Туган якта таңда
Кошлар сайрый талда
Җырларыма, әллә, кушылып.
Газиз туган җирдә
Мине әнкәм көтә
Улым кайта диеп сагынып. (И. Мусин)
Изгеләрдә бардыр…
Очрашулар сирәк булсалар да,
Синле төшләр бик еш кергәли;
Бәйрәм җитсә хәтерлидер димә,
Һәр көн саен истә син, әни.
Бик кадерләп саклыйм сурәтеңне,
Син һаман да матур, яшь әле;
Кан юлымда синең җылың ага,
Җырларымда – бик еш син, әни.
Изгеләр дә бардыр, ләкин алар
Минем өчен сиңа тиңмени?!
Күпләр сокланырлык моңнар тулы
Гомер биргән миңа – син, әни.
Зур булсам да инде усеп җитеп
Тик син яктыртасың юлымны.
Син булмасаң адашырмын төсле,
Ятим итә курмә улыңны! (И.Мусин)
Әти
Синең яшькә җитеп киләм, әти…
Буй-сыным да, диләр, синеке.
Гүзәллекне санлыйм, гармун тартам
Синең кебек өзеп күрекне.
Кире кайтып мине күрә алсаң,
Таныр идең, сүзсез, улыңны..
Яшьне тыймый ә мин елар идем,
Бар гомерлек кысып кулыңны.
Синең яшькә җитеп киләм, әти…
Бүген уйлар синең турыда.
Синең гомер дәвам итә хәзер
Миндә, әти, минем улымда!(И.Мусин)
Илнур Мусин – тәҗрибәле популяр җырчы – композитор, танылган җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр, Когалым шәһәре иҗтимагый татар – башкорт “Нур” оешмасы җитәкчесе. Тормыш иптәшенә ныклы таяныч, улына үрнәк әти. Себер җирен дә 17 ел үз теленә, үз милләтенә тугъры калып татар – башкорт халкын берләштереп, аларга яхшы тормышта яшәргә уңай шартлар тудырып торучы – ШӘХЕС.
Гөлчәчәк Фәтхулова
Сургут