ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Илнур Якуповка – Жуков медале
Илнур Якуповка – Жуков медале

Илнур Якуповка – Жуков медале

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яңа Малыклы район администра циясендә демобилизацияләнгән сугышчылар – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу узды.

Район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина Ватаныбыз геройларын сәламләп, Туган ил хакына башларын салган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Аннары район җитәкчесе Урта Исәнтимер авылында туып үскән курку белмәс татар егете Илнур Якуповка дәүләт бүләген – Жуков медален тантаналы рәвештә тапшырды. Илнур Ахтәм улының сугышчан бурычларын үтәгәндә батырлык һәм геройлык үрнәге күрсәтүе дәүләтебез җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*