Райондашыбыз Илнур Яруллин Арча районында гына түгел, республикада күпләргә билгеле шәхес.
Якыннары махсус операциядәгеләр өчен ул аеруча якын кеше. Балаларына, ирләренә күчтәнәчләр илтеп тапшыра, алардан хәбәрләр алып кайта. 2022 елдан ай саен махсус хәрби операция булган җирләргә бара ул.
“Башта бер генә машина белән йөри идем, Бер хуҗалык җитәкчесе яңа “ГАЗель“ алып бирде, рәхмәт. Машинаның ныклыгы бик кирәк, чөнки барган саен 6 меңәр чакрым йөреп кайтабыз, ә юлның бик начар җирләре дә бар”, – ди ул.
2022 елны йөк озатучы булып баргач андагы хәлне күреп кайта да, кирәк әйберләрне әзерли башлый Илнур Гомәр улы. Икенче барганда инде 5 минутта җыеп, ягып җибәргәч 1 сәгатьтә әзер була торган мунча ясап алып бара. Ул алып барган мунчаларның саны 47гә җиткән. “Үземнең атлар бар иде, аларны суеп, колбасалар ясап, ай саен барып йөри башладым. Һәр баруда үзем белән я әфганчы егетләрне (Ринат Зарипов, Фаяз Әхмәдуллин, Рафис Гарипов, Рәфыйк Җамалиев), я махсус хәрби операциядәге егетләрнең абыйларын, энеләрен алам. Шулай ук “ЗАЗ” клубы вәкилләре Ирек Хөрмәтов, инде өченче тапкыр барып кайткан Данил Яруллин, Салават Дәүлиев (Саба районыннан), Владимир Ефимов (Чулпаннан) сәфәрләрдә ныклы терәк булды. Соңгы баруда Ташкичүдәге волонтер ханымнар, Шурабаштан Камил Мусин барды”, – ди. Ерак чакрымнарны ялсыз, йокысыз узганда ял иттерергә дә, өстәвенә, элемтәне дә гел барлап торырга ярдәмче кирәк булганга, берничә тапкыр үзенең югары уку йортында өченче курста укучы улы Илгизне, аның дусты Булатны да юлдаш иткән. Ике машинада барганнар. Улы әтисе белән икешәр атна йөреп кайта икән.
“Анда баргач татарстанлыларны, арчаларны күрергә тырышабыз. Донецк, Луган өлкәләренең күп җирләрендә булдык. Куанып каршы алалар, чөнки без аларга туган як җылысын, туган як күчтәнәчләрен алып киләбез. Волонтерларны да алып баруыбыз – егетләр үзләре өчен тырышып йөрүчеләрне дә күрсен дигән максат белән, – дип Илнур Яруллин ярдәм итүчеләрне санап китте. – Районда волонтерлар зур эш башкара. Алар бу эшне кемдер күрсен дип түгел, йөрәге кушканга эшли һәм шулай булырга тиеш тә. Барып кайтканнан соң күп рәхмәт сүзләре килә. Волонтерларның уртак тырышлыгы бу. Ташкичүдән Тәнзилә һәм Гөлфия, Иске Ашыттан Гадения һәм Гөлфинәләрнең хезмәте мактауга лаек. Кичке 9-10 тирәсендә берәр җирдән кайтышлый шул авылларның клубына керсәң, авыл халкының мәш килеп махсус хәрби операциядәгеләр өчен нидер эшләп яткан мәле була. Яңа Кенәрдә ярдәм әзерләүче берничә төркем бар, аларның башлап йөрүчеләре Вагыйзә, Гөлнур, Фәния, Нурия бар күңелен биреп эшли, Резидә Салихова һәр сәфәргә чәкчәк, бавыр-саклар, Арчадан эшмәкәр Ләйсән Яруллина һәм Илнур Котдусов чәкчәк, үрелгән камыр ризыклары пешереп җибәрә. Шулай ук Саба “Солдатка аш“ волонтерлар оешмасының (әйдаманы Гөлнара Шәүкәтовна) эшчәнлеген әйтеп үтмәү дөрес булмас иде. Зур күләмдә киптерелгән өй ашлары әзерләп сугышчыларыбызга кайнар аш белән туклану мөмкинлеге тудыра алар. Егетләр күчтәнәчне бик ярата, өйдән килгән ризыклар дип куанып ашый. Арчалар өчен туган җиреңнән күчтәнәч килү горурлык һәм алар башка җирдән килгәннәр янында, безне туган якта онытып бетермиләр дип сөенә. Һәрчак ярдәмгә ашыгучы әфган сугышы ветераны, запастагы офицер, авылдашым Фердинант Кавиев, аның тормыш иптәше Рәмизәгә, зур өлеш кертүче Иске Иябаштан әфган сугышы ветераны Данаил Сабиров, ЗУЭС хезмәткәре Марат Корбановка бик рәхмәтлемен. Ярдәм итү ягыннан арчалар республикада башкалар белән чагыштырганда активрак. Кайсы частька гына барсак та, ник безнең районнан да килмиләр икән, дип кызыгучылар күп. Бездә өлкәннәр арасында да активлар күп: Арча районы ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бик тырыша, пенсионер Нурмөхәммәт абый Халиков мич ясап җибәрде, “Жилкомбытсервис” ширкәте (җитәкчесе Альберт Хәкимов) генераторлар белән ярдәм итте, пычкылар белән сату итүче Рөстәм Мансур улы һәр баруда диярлек пычкы җибәрә, РМЗ директоры Даниял Фәсәхиев шулай ук кайчан сорасаң да ярдәм итә, берничә тапкыр мунча мичләре ясатып җибәргән иде, соңгы тапкыр “Нива“ машинасына пычракта йөри торган көпчәкләр җибәрде. “Газсервис” ширкәте җитәкчесе Марат Һидият улы шулай ук зур булышлык күрсәтә. Мунчалар ясауда “Металл” оешмасы (җитәкчесе Фәнис Гарәфиев), эретеп ябыштыручы Рәис Мифтахов зур хезмәт куйды. Булыша торган кешеләребез күп, һәммәсе егетләребезнең исән-имин тизрәк кайтуын тели. Соңгы баруда күчереп йөртә торган пилорама алып бардык. Аңарчы 2 пилорама илткән идек. Анда агач күп, ә агач материаллары көн саен кирәк”.
Юлда бер якка гына да 20-22 сәгать барыла икән. Аларны качаклар туктаган йортларда, әти-әнисез калган балалар приютында гел көтеп торалар: ризыклар, киемнәр калдырып китә райондашларыбыз.
Арчада да махсус хәрби операциядә башын салган иптәшләрен искә алып яши Илнур Гомәр улы. Узган атнада батырларча һәлак булган дуслары Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә, бергә уйнап үскән иптәшләре тырышлыгы белән Арчада хоккей ярышы оештырдылар. Киләчәктә Арчаның боз сараенда аның истәлегенә клуб оештырып, почмак булдырырга ниятлиләр. Узган ел аның истәлегенә “Запорожец” машиналарында ярыш оештырылган иде. Быелгысын хоккей буенча Россия чемпионы Александр Кормаков истәлегенә багышларга исәпләре. Ярыштагы һәр узыш хәрбиләр: Рафаэль Вәлиуллин, махсус хәрби операциядә һәлак булган Кайбыч егете Рамил Тимершин, һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә багышланачак.
Гаилә белән ярдәм итеп яши алар: улы Илгиз үзе белән ерак сәфәрләргә юл алса, өлкәне Инсаф кайтуга, юлга чыгасы машиналарның ватылган җирләрен төзәтеп, тагын барырлык хәлгә китерә. Гаилә учагын саклаучы тормыш иптәше Зөһрә хезмәттәге егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре белән аралашып тора.
“Тирә-ягымда гел яхшы кешеләр булды, хезмәтем дә гел бәяләнеп торды”, – ди Россиянең иң яхшы урманчысы исемен горур йөртүче элеккеге урманчы Илнур Яруллин. Ул эшләгән елларда Сурнар урманчылыгы “Иң яхшы урманчылык” исеменә дә лаек була. “Арча районында утыртылган зәңгәр чыршылар барысы да Сурнар урманчылыгы питомнигында үстерелгән агачлар, – ди ул горурланып. – Киләчәктә махсус хәрби операциядә катнашканнар хөрмәтенә кедр паркы булдырырга хыялланам. Үземнең эш бинасында махсус хәрби операция зонасына баргач тупланган материаллар, волонтерлык эшчәнлеге, һәлак булган, хәбәрсез югалган егетләребез турында мәгълүматларны бергә туплап яңа документаль фильм һәм музей булдыру өстендә эш бара. Барган саен шунда куярлык әйберләр җыеп кайтам. Шулай ук музейда Бөек Ватан, әфган, чечня сугышлары ядкәрләре дә урын алачак”. Өлкәннәр әйтмешли, “Хозер Ильяс юлдаш һәм ярдәмче булсын үзенә”.
Чыганак: arskmedia.ru