Россия Журналистлар союзының Татарстандагы бүлекчәсе рәисе, республиканың Дәүләт Советы депутаты, ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов «Туган тел» фәне белем бирү стандартларына рәсми рәвештә кире кайтарылды диде. Бу хакта ТНВ хәбәр итә.
«Туган тел фән буларак Федераль дәүләт белем бирү стандартларында калачак. Россиянең Мәгариф министрлыгы 18 июньдәге боерыкка үзгәреш кертте, анда мәктәпләрдәге «Туган тел» фәнен 1 сентябрьдән үз йөзе булмаган «Россия Федерациясе халкы теле» дип үзгәртергә тәкъдим ителгән иде. Бу илдәге күпчелек милли республикаларда гадел рәвештә ачу чыгарды», – дип искәртте ул.
Әминов сүзләренчә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары читтә калмады һәм федераль ведомстволарның планнары белән риза булмауны ачыктан-ачык белдерде.
«Татарстан Дәүләт Советы депутатлары федераль хакимият органнары карарларына үзләренең ризасызлыгын, аларның Ватаныбыздагы барлык халыкларының нәкъ менә Туган телне өйрәнү, саклау һәм үстерү хокукын игълан итә торган Россия Конституциясенең төп принципларына каршы килүләрен белдерде», – диде ул.
Россия Юстиция министрлыгында уку фәне атамасының яңартылган формулировкасы белән боерык теркәлгән диде ул.
«Элек «Туган тел һәм (яки) Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле» дип аталган, соңыннан «Россия Федерациясе халкы теле» дип үзгәртелгән фән, 1 сентябрьдән «Туган тел, (Россия Федерациясе халкы теле, һәм (яки) Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле» дип аталачак», – дип аңлатты Илшат Әминов.
Ул кемнең хаклы булуы турындагы бәхәс түгел, ә нәтиҗә үзе мөһим диде.
«Иң мөһиме, балаларыбыз мәктәптә «Туган тел» укыячак, һәм килешәсездер, бу бик әһәмиятле», – диде ул.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar