Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмы «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивалендә катнаша. Бу хакта автор үзе хәбәр итә.
ХХ «Флаэртиана» халыкара документаль кино фестивале Пермьдә 11-17 декабрь көннәрендә үтә.
Студентлар программасындагы 15 кинокартина арасында Мәскәү кино мәктәбе укучысы Илшат Сәетовның эше дә бар.
Фильм 15 декабрь көнне күрсәтеләчәк. Әлегә аның нинди форматта күрсәтеләсе төгәл билгеле түгел. Ул кинозалда яки онлайн күрсәтелергә мөмкин.