Татар телен атнасына алтышар сәгать укытканда да, әллә ни мактанырлык нәтиҗәләргә ирешмәдек. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бу хакта «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында әйтте.
«Элек без татар телен атнасына алтышар сәгать укыттык. 90нчы еллардан башлап 2017 елга кадәр — 5-6 сәгать, югары классларда 4 сәгать иде. Моңа карап, телне белүчеләр саны, аңа булган мөнәсәбәт әллә ни артмады. Татарларның барысы да чын мәгънәсендә татарча белә, русларның күбесе татарчага өйрәнде дип тә әйтә алмыйбыз. Моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк», — ди министр.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, «татар телен башка милләтләр дә яхшы белерлек, үз халкыбызның ана теленә мөнәсәбәтен яхшыртып, чын мәгънәсендә югары дәрәҗәгә җиткерә алмадык». Ул татар теле һәм әдәбиятын укытуда сүлпәнлек дөньяда барган сәясәттән, телләргә караштан, халкыбызның татар телендә белем алуга мөнәсәбәтеннән торганын әйтте.
Министр соңгы өч ел эчендә татар телен сайлап алучыларның саны 65,5 процентка төшкәнен искәртте. 2017 елда ул 70 процент тирәсе булган. Рус телен сайлаучылар бераз арткан. «2018 елда Мәгариф турындагы законның 11, 14 маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Шуларга нигезләнеп, әти-әниләр балигъ булмаган балалар өчен ана телен сайлап гариза яза. 1нче,5 нче сыйныфларга күчкәндә, аннан 9нчы сыйныфтан соң. Әти-әнинең үзаңы, баланың теләге булырга тиеш», — диде.
Илсур Һадиуллин «шәһәрдә, авылда яшәгән татарлар, катнаш гаиләдә булган татар балалары, сайлап алу мөмкинлеге булган очракта, татар телен сайлап алсыннар иде» дигән теләген җиткерде. «Ә моның өчен әти-әнинең, укытучының эшләве кирәк. Укытучы белән әти-әнинең телгә булган мөнәсәбәтен үзгәртү кирәк. Бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп», — диде.