tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ильяс Камал иҗат иткән опера III «Партитура» Бөтенроссия композиторлар конкурсында лауреат исеменә лаек булды
Ильяс Камал иҗат иткән опера III «Партитура» Бөтенроссия композиторлар конкурсында лауреат исеменә лаек булды

Ильяс Камал иҗат иткән опера III «Партитура» Бөтенроссия композиторлар конкурсында лауреат исеменә лаек булды

19 сентябрьдә Мәскәү дәүләт консерваториясенең зур залында III «Партитура» Бөтенроссия композиторлар конкурсының финалы узачак.

Тинчурин театрның баш дирижеры һәм оркестрның сәнгать җитәкчесе Ильяс Камал Салават Камал либреттосына иҗат иткән «Урал бөркетләре» операсы «Опера» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Бәйгенең концерт форматында узачак финалында әлеге әсәр абсолют җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.

Әлеге операдан өзекләрне Мәскәү дәүләт академия симфоник оркестры, дирижеры – Россиянең атказанган артисты Алексей Ходорченков, Татар дәүләт филармониясе солисты Алмас Хөсәенов, Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары Айтуган Вәлмөхәммәтов, Рим Рәхимов һәм Назгөл Ибраһимова башкарачак.

Бу әсәр 1812 елда булган Наполеон гаскәренә каршы барган сугыш шаһитләренә багышлана. Опера башкорт телендә бара.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*