Русия мөселманнары Үзәк диния нәзараты карамагындагы Октябрьский шәһәре “Нуруль Ислам” мәдрәсәсендә 21 мартыннан 31 мартына кадәр имамнар һәм аларның ярдәмчеләре өчен чираттагы дини белем күтәрү курслары узды. Аллаһка шөкер, укуга 50-дән артык имам һәм аларның ярдәмчеләре килде. Алар арасында Республикабызның: Ярмәкәй, Шаран, Туймазы, Бүздәк, Бакалы, Бәләбәй, Әлшәй, Чакмагыш һ.б. районнардан , Октябрьский шәһәре мәхәлләләреннән шулай ук Оренбург өлкәсеннән җыелдылар.

Иң сөенечлесе март аенда үткән курслар вакыты төрле вакыйгаларга бай булды. Имамнар белемләрен күтәрү курслары вакытында мәдрәсә ректоры Айнур хазрәтнең өченче баласы улы туу сәбәпле корбанлыклар суелып, гакыйка мәҗлесе уздыруы. Бәйрәм шәригатебез кушканча, ир –атлар аерым, хатын – кызлар аерым бүлмәләрдә узды.

Шулай ук дин кардәшебез, Закиров Фәниснең умра хаҗыннан алып кайткан “Зәм – Зәм ” суы белән сыйлау булды. Шушы “Зәм – Зәм” суын, белемен арттырырга килгән 50 дән артык имамнарга һәм җомга намазына килеүче йөзгә якын кардәшләребезгә эчү насыйб булды.
Имамнар уку вакытында биш вакыт намазларны, җомга намазын , җеназа намазын дөрест итеп башкарырга , шулай ук мәет юарга һәм 7 азан әйтеп өшкерү ысулларын өйрәнделәр.
Имамнар һәм аларның ярдәмчеләре өчен чираттагы белем күтәрү курслары 2015 елның 7 -17 ноябрьдә узачак. Белем күтәрү курсларына килүчеләрдән үз районы имам-мөхтәсибеннән юллама алып килү таләп ителә.
“Нуруль Ислам» мәдрәсәсе мәтбугать үзәге